Pfizer һәм BioNTech ширкәтләренең COVID-19га каршы вакцинасы сынауларның өченче этабында 90 процентлык нәтиҗәлелек күрсәткән. Бу хакта әлеге препаратны ясаучыларның матбугат хәбәрендә әйтелә.
Сынауларда 43 538 ихтыяри катнашкан, аларга вакцина һәм плацебо кадаганнар. Катнашучыларның 94е коронавирус йоктырган. Ширкәтләр тикшерүләр дәвам итә һәм нәтиҗәлелек проценты да үзгәрергә мөмкин дип белдерә. Вакцина күпме вакыт дәвамында вирустан саклавы турында хәбәр ителми.
Фаразларган караганда, ширкәтләр 2020 елда 50 миллион доза, 2021 елда бер миллиардан артык доза җитештерәчәк.
Коронавирустан вакцинаның уңышлы сыналуы турындагы хәбәрләр чыкканнан соң дөнья базарлары һәм нефть бәяләре арта башлады. Pfizer хиссәләре якынча 14 процентка, BioNTech-ның кыйммәтле кәгазьләре 25 процентка артты. Русия индекслары да артуны тизләтте.
АКШ президенты Дональд Трамп вакцина сынау турында һәм базарлар үсүе хәбәрләрен "шәп яңалыклар" дип твиттерда язып чыкты.
Русиядә ике вакцина теркәлгән. Алар Гамалеи үзәге һәм "Вектор" фәнни үзәге тарафыннан ясалаган. Икесе дә сынауларның өченче этабы узганчы теркәлде. Моны Русия һәм чит белгечләре тәнкыйтьләп чыкты. Ел ахырына кадәр Русиядә коронавирустан тагын бер вакцина теркәлергә мөмкин. Аны Чумаков исемендәге үзәк җитештерә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, эпидемия башыннан дөньяда 50 миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган. Аларның 10 миллионга якыны АКШта. Бу дөньяда иң зур күрсәткеч. Пандемия башыннан бер миллионнан артык кеше үлде.