Алтай краенда "Спутник V" вакцинасын ясаткан 42 медицина хезмәткәренең өчесе коронавирус йоктырган. Бу хакта төбәкнең матбугат идарәсенә сылтанып ТАСС яза.
"COVID-19 вирусы йоктырганчы табибларның иммунитеты формалашып өлгермәгән, күрәсең. Йоктыруның сәбәбе шул гына булырга мөмкин", дигәннәр идарәдә.
Җитештерүчеләр мәгълүматынча, вакцина ике компонентлы: беренчесеннән соң өч атнадан икенчесе ясала. Икенче вакцинаны ясатып өч атна узганнан соң гына кеше коронавирустан сакланган санала, әлеге вакытка кадәр иммунитет формалашуы бара.
Русия сәламәтлек министрлыгының Гамалея үзәге эшләгән COVID-19 вакцинасы 11 августта теркәлде, ул дөньяда корнавирустан беренче вакцина дип игълан ителде. Ләкин теркәлү алдыннан ул сынауларның ике өлешен генә узган иде, ягъни бары берничә дистә кешедә генә сыналды.
Моннан тыш Русиядә "Вектор" фәнни үзәге тарафыннан ясалган тагын бер вакцина теркәлде. Ел ахырына кадәр илдә коронавирустан тагын бер вакцина теркәлергә мөмкин. Аны Чумаков исемендәге үзәк җитештерә.
Күптән түгел Pfizer һәм BioNTech ширкәтләренең COVID-19га каршы вакцинасының сынауларның өченче этабында 90 процентлык нәтиҗәлелек күрсәтүе билгеле булды.