Казан Кирмәнендәге "Манеж" күргәзмә залында "Заманча төрек дизайнерлары күзлегеннән госманлы костюмнары" дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Госманлы империясе сараендагы оригинал киемнәр нигезендә хәзерге дизайнерлар ясаган 21 экспонат тәкъдим ителде.