Татарстан язучылар берлеге киләсе ел дәвамында Русия язучылар берлеге эченә керергә мөмкин. Бу турыда Русия оешмасы вәкиле Facebook-та язып чыкты. Хәбәрдә Русия Язучылар берлеге җитәкчесе Николай Иванов белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов очрашуы турында әйтелә.
“Билгеле булганча, Русия Язучылар берлеге бүлекләре федерация субъектларының барысында да бар – Татарстаннан кала. 1991 елда Советлар берлеге таркалгач Татарстан язучылары Русия язучылар берлеге составына кермәскә булды, 30 ел дәвамында илнең һәм Татарстанның әдәби тормышы параллель барды, ләкин янәшә һәм бергә бармады” диелә анда.
“Берлек тарихы бөек татар әдәбияттын башка тулы канлы була алмый, безнең күп милләтле мәдәнияткә татар милли колориты җитенкерәми” дип өстәгән автор.
Иванов белән Салихов очрашуы вакытында ике якның да “үзләренә тарихи мирас булып калган бу хәлне” төзәтергә омтылышы, теләге булды диелә. Бу очрашуның шигарен “җирләрне җыю (собирание земель)” дип атаган Русия берлеге вәкиле.
Якын көннәрдә Николай Иванов татар язучылары белән очрашу өчен Казанга киләчәк, аларга Мәскәү позициясен ишеттерәчәк, шулай ук республика җитәкчелеге белән очрашу да каралган диелә. Киләсе ел Татарстан Язучылар берлегенең Русия Язучылар берлегенә керү ихтималы елы буларак каралачак диелгән хәбәрдә.
Шул ук вакытта Татарстан язучылар берлеге сайтында Мәскәүдәге очрашу турындагы хәбәрдә оешманың Русия оешмасына керү планнары турында бер сүз дә әйтелми.
“Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүген Мәскәүдә Россия Язучылар берлеге рәисе, язучы, публицист Николай Федорович Иванов белән очрашты. Очрашуда лидерлар үзара хезмәттәшлек, уртак проектлар турында сөйләштеләр” диелгән хәбәрдә.
Татарстан Язучылар берлеге 1936 елда оеша. Сугыштан соң, 1960нчы елларда берлектә 100ләп язучы һәм шагыйрь әгъза булып торган. Хәзерге вакытта аңа 333 язучы керә. Әлмәттә һәм Чаллыда берлекнең бүлекчәләре бар.
Дүрт елга бер берлекнең җыены уза. 2016 елда Берлекнең рәисе итеп язучы һәм драматург Данил Салихов сайланды. Азатлык Татарстан язучылар берлегенең проблемнары һәм киләчәге турында түгәрәк өстәл дә уздырган иде.