25 ноябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең узган елгы Хәтер көнендә ясаган чыгышлары өчен ТИҮ активистлары Галишан Нуриәхмәткә 5 мең сум, Хәмит Вәлидигә 5 мең сум һәм Айрат Шакировка 40 сәгать мәҗбүри эш бирү штрафының апеллляциясен тикшерде һәм өч активистка карата бирелгән карарларны гамәлдә калдырды.
Бу хакта мәхкәмә утырышыннан чыккач Азатлыкка Галишан Нуриәхмәт белдерде.
“Мәхкәмә хөкемдары Евгений Верхокамкин башта безне тыңлаган кебек булды. Аннан безнең чыгышларны бәяләгән ике психолог-белгечкә сүз бирде. Алар фикеренчә Хәтер көне митингындагы минем “Безнең татар халкы яшәргә тиеш” чыгышым башкаларга карата нәфрәт һәм дошманлык уята, имеш.
82 яшьлек шагыйрь Хәмит Вәлиди укыган өч шигырьдә дә хилафлыклар бар булып чыкты. Аның шигырләрендә татар халкын күтәрелүгә һәм алга хәрәкәт итергә өндәү бар, дип таптылар.
Айрат Шакиров ул митингта “Милләтебез яшәсен. Үзебез ирекле булып, ирекле дәүләттә яшәсәк идек”, дип дога кылдырган иде. Дога кылдырган өчен ул да гаепле булып чыкты”, дип белдерде Нуриәхмәт.
Галишан Нуриәхмәт, Русия конституциясенең 29нчы маддәсендә һәрбер кешегә сүз һәм фикер белдерү иреге гарантияләнгән дип әйтелгән, ләкин бу үтәлми, минем сүз ирегем бозылды, дип җиткерде.
Ул Татарстан Югары мәхкәмәсенең бүгенге карарын башта Кассация мәхкәмәсенә аннан Европа Кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен әйтте.
25 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Галишан Нуриәхмәткә былтыр Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен биш мең сум штраф салды.
11 августта Татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировка узган елгы Хәтер көне чарасында Коръән укып дога кылдырган өчен Вахитов районы мәхкәмәсе 40 сәгать мәҗбүри эш хөкеме бирде.
Моннан тыш, июньдә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага 2019 елда Хәтер көнендә чыгышы өчен мәхкәмә 10 мең сум штраф салганы билгеле булды.