Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар һәм башкорт укытучылары телне тыйган көннәрне искә ала


Татар һәм башкорт укытучылары телне тыйган көннәрне искә ала
please wait

No media source currently available

0:00 0:20:58 0:00

Урыс теленә өстенлек бирелеп, башкаларның телләре тапталуга өч ел тулганда татар һәм башкорт активистлары белән сөйләштек.

Нәкъ өч ел элек, 2017 елның 29 ноябрендә, Татарстандагы төп федерал вәкил дияргә була, прокурор Илдус Нәфыйков Татарстан Дәүләт шурасы утырышына килеп, Мәскәүнең урыслаштыруны тизләтүгә юнәлдерелгән зур карарын игълан итте – бары урыс теле генә мәҗбүри укытыла, аннан кала башка дәүләт телләрен укыту мәҗбүри була алмый, аларны өйрәнү һәркемнең үз теләгендә генә кала. Милли телләрне шулай кимсетүгә каршы нинди дә булса протестлар чыгуны алдан ук кисәтү максатында Мәскәү прокуроры милли телләргә бәйле, аның үз сүзләре белән әйткәндә, "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр" кичекмәстән туктатылачак дип куркытып та куйды.

Федераль хакимият милли телләргә каршы шушы адымын ясаганда, димәк, ниндидер протестлар булыр дип уйлаган, шуңа да прокурор авызына шундый кырыс янау сүзләре салган, тик Мәскәүнең бу борчулары, ахыр чиктә урынсыз булып, Татарстанда да, Башкортстанда да хакимияттәге милли элита үз телләренә булган әлеге һөҗүмне бернинди тавыш чыгармый кабул итте.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гомумән татар телен укытуны ихтыяри итеп, һәм атнасына ике сәгать кенә калдыруны күз алдында тоткан карар өлгесен фикер алышмый гына кабул итәргә өндәде. Ул өндәсә – димәк шулай була да. Хәтта татар җанлы дип саналган депутатлар да кулларын күтәреп, утырыштан чыкканда журналистлар яныннан кача-кача гына узып барышлый “татар теленең престиҗын күтәрергә кирәк” дигәнрәк әллә ни мәгънәсе булмаган сүзләр белән тизрәк югалырга тырышты.

Өч ел элек булган һөҗүм, аның нәтиҗәләре һәм ана телен укытудагы бүгенге хәлләр турында Уфада яшәүче, Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты каршындагы Ата-аналар комиссиясен җитәкләүче Эльвира Байназарова һәм өч ел элек булган шушы вакыйгаларга кадәр Казанда татар теле укыткан, хәзер инде Татарстаннан читтәге хосусый мәктәптә урыс телен укытучы Ксения Зарипова белән сөйләштек.

— 2017 елда татар һәм башкорт телләренә ясалган менә бу һөҗүм сезгә нинди тәэсир ясады, сез аны ничек итеп хәтерлисез? Эльвира ханым, сездән башлыйк әле.

— 2017 елда аптырап калдык. Соңрак кына аңлый башладык туган телебезне саклап калырга, ата-аналарга оешырга, тупланырга, булган хокукларны кулларырга кирәклеген.

— Ксения ханым, сезнең очракта Мәскәүнең татар теленә каршы бу карары бигрәк тә драматик нәтиҗәләргә китерде дияргә була, шулаймы?

— 2017 елда мин декрет ялыннан соң эшкә чыгып ике ай да эшләргә өлгермәдем, бу хәбәрләр килә башлады. Ул вакытта мин әле аңлап та бетермәдем җилләрнең кайсы яктан искәнен. Ноябрь аенда аңлап, өч ай татар теле укыткан җиремнән урыс телен укытуга күчәргә мәҗбүр булдым. Әлбәттә, башта бу минем өчен психологик яктан авыр булды. Ничек булса да елны тәмамларга кирәк иде, чөнки гаиләбез, балаларыбыз бар. Шуңа күрә миңа бу шартларны кабул итәргә туры килде. Авыр булса да, елны тәмамладык. Икенче елда мин үземә татар теле дәресләре сорадым. Миңа җитәрлек татар теле дәресләре бирделәр, чөнки мәктәптән бер татар теле укытучысы китте. Шуның аркасында гына мин татар теле сәгатьләренә ия булдым. Дәресләремне бик яраттым, бер ел эчендә балалар белән бик күп эшләр башкардык.

— Сезгә эләккән татар теле сәгатьләре ул теге 2+1 дәресләре идеме?

Татар теленә атнага 0,5 сәгать, татар әдәбиятына 0,5 сәгать

— Әлбәттә, 2+1 иде. Ә башлангыч сыйныфларда ул гомумән атнага бер сәгатькә калдырылды. Татар теленә атнага 0,5 сәгать, татар әдәбиятына 0,5 сәгать. 5-9нчы сыйныфларда атнага 3 сәгать иде, ягъни 2+1 иде. Ата-аналар гариза язса, атнага ике сәгать татар теле һәм бер сәгать татар әдәбияты.

— Ярый, сез Татарстаннан чыгып ук киткәнсез. Ә башкалар нишләде? Татар теле укытучылары, белгечләре меңнәрчә иде бит.

— Бу хәлләр башлангач та мин ноябрь аенда көрәшкә керештем, иң башта социаль челтәрләдә комментарлар яздым. Аннан соң мине татар ата-аналары төркеменә чакырдылар. Анда без социаль челтәрләрдән чыгып башка эшләр дә башкара башладык. Бик күп эшләр башкардык дип әйтеп булмый, ләкин без бик күп җирләргә хатлар яздык. Русия президенты Владимир Путинга хатлар яздык, видеолар да яздырдык. Бәлки бу эшләрнең файдасы булгандыр, булмагандыр дип әйтмим. Балалар өчен төрле остаханәләр дә оештырып карадык. Әмма монда бик күп ресурслар кирәк, кешене, вакытны бик күп ала. Булдыра алганча эшләдек. Бик активлардан Айсылу Галиева, Чулпан Хәмидова, Эльза Нәбиуллина иде.

— Ягъни бу эшләр барысы да җәмәгатьчелек дәрәҗәсендә генә барды, хөкүмәт бу эшләрдән читләштеме?

— Әлбәттә, хакимият җәмәгатьчелек этәргечен көтә. Алар үзләре дә аңлый, җәмагатьчелек сораганны эшли. Җәмәгатьчелекнең төп эше — югарыда утырганнарны селкетү. Без бу юнәлештә эшләдек, бу эш бүген дә бара. Анда апрель аенда бик актив кыз, Илсөя Әхмәтвәлиева килеп керде. Аны Татарстанда бик күп кеше белә. Ул хәзер дә бу эшне бик актив алып бара, Whatsapp-та безнең үз төркемебез бар, бу юнәлештә эш алып барыла.

— Эльвира ханым, 2017 елдан бирле башкорт милли мәгарифендә нинди үзгәрешләр күзәтелә? Башкорт телен туган тел итеп сайлаучылар саны артамы, кимиме, башкорт телен өйрәнү хәзер ничек бара?

Ата-аналарның көче бар, әмма теләк һәм оешма булырга тиеш

— Ата-аналарның көче бар, әмма теләк һәм оешма булырга тиеш— 2018 елда ата-аналар комиссиясен булдырдык. Башкорт корылтае карамагында эшләп киләбез. Бер генә ата яки бер генә ана булса, аны ишетмиләр, аңламыйлар, аның белән санашмыйлар. Шуңа күрә җәмәгатьчелек, оешмалар зурайса, ата-аналар комиссиясе булса, бергә эшләргә була. Безгә башкорт балалар бакчасы ачарга кирәк, теләктәшләр табылды, ата-аналар табылды. Мәгариф министрлыгы, хакимият, район мәгариф идарәсе, Башкорт корылтае белән бергә бу мәсьәләне хәл иттек дияргә була. Ата-аналарның көче бар, әмма теләк һәм оешма булырга тиеш. Бу эшне алып барырга була, әмма җәмәгатьчелек аша.

— Ксения ханым фикере белән килешәсезме? Җәмәгатьчелек эшләмәсә, тырышмаса, тавыш куптармаса, хакимият үзе генә берни эшләмәячәкме?

— Әлбәттә кеше факторы бар. Прокуратура да нигәдер 14нче маддә нигезендә тикшерә. Алар мәгариф турындагы тугызынчы маддәне оныталар. Тугызынчы маддәдә аларның мөмкинчелек тудырырга тиешлеге язылган. Алар аны тикшермиләр, ничек тә булса тыярга телиләр, кеше факторы бар, прокуратура килеп тикшерә.

— Алар кушканча эшлиләрдер инде. Тагын өч ел элек булган хәлләргә кайтып, икенче бер мөһим вакыйганы искә алыйк әле, чөнки анысы иң әһәмиятлесе, милли телләргә ясалган һөҗүмнең башлангычы иде. Ул турыдан-туры Русия президенты Путинга бәйле. 2017 елның 20 июлендә Путин Йошкар-Ола шәһәрендә Русия президентының милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышын үткәрде һәм шунда “урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл” дигән белдерү ясады. Озак та үтмәде, Русия президенты идарәсе баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләрен ихтыяри гына укытылуын тикшерү күрсәтмәсен бирде. Прокурор Нәфыйков чыгышы шуның нәтиҗәсе иде. Ксения ханым, прокуратура тикшерүләре вакытында татар теле укытучылары яклау көтте. Әмма моңа кадәр сүздә татар телен үстерүнең әһәмиятен кабатлап торган хакимият татар теле укытучыларын яклау өчен берни эшләмәде. Ни хөкүмәт, ни депутатлар, ни Татар конгрессы, бу мыскыллауга каршы хәтта сүз дә әйтә алмады. Укытучылар үзләре дә ничектер берләшә алмады. Вакыт узу белән берәр нәтиҗәгә килә алдыгызмы, 2017 елда ничек эш итәргә кирәк иде сезнеңчә?

Укытучылар башларына балта белән суккан кебек хәлдә калды

— Укытучылар башларына балта белән суккан кебек хәлдә калды. Алар бу хәлне көтмәгән иде, миңа калса, Татарстан җитәкчеләре дә бу хәлне көтмәгән иде. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тә “без бармакны бирдек, алар безнең кулны каптылар”, дип әйтте. Укытучылар да, бөтен кеше югалып калды, мин үзем дә югалып калдым бу хәлгә. Соңрак, аңлый башлагач, төрле төркемнәр барлыкка килде, укытучылар берләштеләр. Әмма ул төркемнәрдә эш сүздән ары китмәде. Берничә укытучы үзләренең дәрес сәгатьләрен мәхкәмә аша яклап кала алды. Мин үзем дә үз сәгатьләремне яклап кала алдым. Әмма бердәм көрәшү булмады. Мин хәтта укытучыларны берничә көн эшкә чыкмаска да чакырдым, әмма колак салучы булмады, шулай калды.

— Эльвира ханым, Уфа якларында Ата-аналар комитеты бераз активрак эш алып барды кебек – анда берничә белгеч тупланып, республика буйлап мәктәпләргә йөрде, очрашулар оештырды. Аларның нәтиҗәләрен ничек бәялисез?

— Бар, әлбәттә. Без Башкорт корылтае белән бергә эшләдек, андагы Мәгариф комиссиясе белән ата-аналарга аңлату эшләре алып бардык. Чөнки ата-аналар аңлап җитми сымак. Ата-аналарның аңын уята алдык дип әйтергә була, чөнки ата-аналардан бик күп сораулар килде һәм бик күпләр балаларын башкорт телендә укытырга теләк белдерде.

— Ул ничек эшләнә, сез өйдән өйгә башкортлар белән очрашып, сөйләшеп йөрисезме?

— Өйдән өйгә түгел. Ата-аналарны җыябыз һәм алар белән киңәшләшү, фикер алышу алып барабыз. Чөнки ата-аналарга бүгенге хәлне аңлату бөтен халык эше. Аңлатсаң, алар аңлый, безгә башкорт теле кирәк ди. Башкорт теле мәктәптә булмаса, аны өйдә генә өйрәнеп булмый. Башкорт мәктәпләре, балалар бакчалары, төркемнәре булдырырга дип теләк белдерә күбесе. Әмма хакимият, мәгариф идарәләре белән эш алып бару өчен тупланырга кирәк. Аерым ата-аналарны ишетмиләр алар. Шуңа җәмәгатьчелек, ата-аналар комитеты кирәк. Без аларга киңәшләр белән ярдәм итәбез, юристларыбыз бар, мөмкин кадәр депутатларыбызга да ярдәм итәбез.

— Бу комитетлар Уфада гынамы, яки башкортлар яшәгән районнарда, авылларда да бармы?

— Мөмкин кадәр бар, әмма бөтенесе дә аңлап җиткерми бит әле. Ата-аналар балаларны киендерү, ашату турында җәмәгать оешмасына көч түгә алмый. Әмма мөмкин кадәр бергә оешып, киңәшләшеп хәл итәбез.

— Ярар, бүгенгә атнасына өч сәгать барыбер калды, шуның икесе – тел, берсе – әдәбият өчен, телне өйрәнүгә бу җитеп бетми, әлбәттә, әмма моны инде үзгәртеп тә булмый. Русиядә милли телләрне дәүләт мәктәбеннән кудылар. Ләкин җәмәгать сферасы да бар бит әле, анда ниләр эшләп була? Кимендә сөйләм теленә өйрәтү өчен нәрсә комачаулый? Ни җитми?

— Җәмәгатьчелек хакимият белән бергә эш алып бара, үз таләпләребезне куябыз. Мөмкинлек бар, ишетәләр, мәсьәләләрне уңай хәл итү юлын таптык дип әйтергә була. Ата-аналар белән мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез дияргә була.

— Төрле конкрет чаралардан, якшәмбе мәктәпләре, мәчетләр тирәсендә курслар оештыру…

— Якшәмбе мәктәпләре эшләп килә, аларны ачалар. Бүген балаларга янсурәтләр җитми, мохит җитми. Кая карасаң да, барыбер урыс телендә. Ата-аналар балалар өчен башкорт телендә оештырылган чараларда катнашырга тырыша, ә андый чаралар аз. Ата-аналар, балалар бергә җыелып күп чаралар оештыру әйбәт булыр иде. Әле безнең әбиләр мәктәбе дә эшли. Алар башкорт йолаларын үзара да өйрәнәләр, балаларына да җиткерәләр.

— Ягъни, тел өчен иң мөһиме мохит булдыру дисез инде?

— Иң алдан – мохит. Мин үземнән дә алып әйтәм, мин үзем дә телне онытам. Миңа сөйләшү кыен, чөнки югары уку йортларында урысча сөйләшәм, урамга чыкканда урысча сөйләшәм, башкортча сөйләшү аз. Чөнки башкортча фикер йөртү югала.

— Бу якшәмбе илдә Аналар көне бәйрәм ителә. Ана сүзе барыбыз өчен дә газиз, мөкаддәс төшенчә. Аналарны кадерләү, дөнья җимерелсә дә, онытылмый торган изге бер бурыч. Һәрберебезнең анасы булган кебек, милләтнең дә анасы була – алар нәкъ менә ана теле укытучылары, безне без иткән татар һәм башкорт укытучылары. Ана һәм тел – бу бәйләнеш юктан гына барлыкка килмәгән. Шуңа да милләт аналарын оныту, аларны авыр чакта ташлау, үз анаңны онытуга тиң нәрсә. Онытмагыз аналарны!

XS
SM
MD
LG