Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный штабы: Радий Хәбиров өчен дәүләт дачалары тоту елына 96 миллион сумга төшә


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Навальный штабы Радий Хәбировның дәүләт дачалары һәм ул файдалана торган кунакханәләр турында сөйләде.

Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальный тарафдарларының Уфадагы штабы Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның дачаларына бюджеттан киткән чыгымнарны санаган. Бу турыда штаб видеосында әйтелә.

Авторлар Хәбиров Вязовка авылы янындагы 43 һектар мәйданлы дача комплексында яши дип саный. Бу комплекста берничә коттедж, кунакханә, бассейн, спорт залы, мунча һәм башка яшәү һәм ял итү урыннары бар диелә. Комплекс мәйданы 107 футбол кыры зурлыгында дип чагыштыра авторлар. Анда чәчәкләр үстереп бизәүгә генә дә быел 3,5 миллион сум киткән диелә. Дәүләт сатып алулары сайтыннан күренгәнчә, дачага гантельларны да Хәбиров бюджет акчасына сатып алган. "Аена ярты миллионга якын хезмәт хакы ала торган Хәбиров гантель сатып алырга 59 мең сум акча таба алмый мени?" дип сорау бирә авторлар. Комплекс эчендә йөрер өчен Хәбиров дачасына ике гольф-кар да сатып алынган диелә.

Моннан тыш, Уфада Пушкин урамындагы дача, Ак йорттан ерак түгел, Гафури исемендәге театр бинасында урнашкан "Айгөл" кунакханәсе, Зорге урамындагы "Парковый" кунакханә комплексы да Хәбиров тарафыннан файдаланыла диелә материалда. Узган елда "Айгөл" кунакханәсе өчен сатып алуларга бюджеттан 23,5 миллион сум акча бирелгән, бу кунакханә хезмәткәрләренең хезмәт хакларыннан тыш диелә материалда.

"Парковый" кунакханә комплексын яңа елга бизәү өчен узган ел 3 миллион сумлык җиһазлар сатып алынган булган. 2019 елда бу комплексны финанслауга дәүләт бюджетыннан барлыгы 15 миллионга якын акча киткән дип сөйли авторлар.

Хәбиров дачалары республикага Хәмитов вакытындагыга караганда күпкә кыйммәткәрәк төшә дип нәтиҗә ясала материалда. 2017 елда ике дача һәм ике кунакханәне тәэмин итеп тору өчен (хезмәткәрләр эш хакын кертмичә) 18 миллион сум киткән булса, 2020 елда Хәбиров хакимияте вакытында бу сумма 96 миллион сумга кадәр үскән, ягъни өч елда биш тапкыр арткан диелә.

Хәбиров дәләт акчасына яши, ләкин ул акчаларга лаек түгел, республиканың социаль-икътисади хәле мөшкел дип сөйли активистлар. "Эшсезлек, халыкның кредитка батуы арта, коронавирус пандемиясен тоткарлый алмады, инвесторларны куркытып качырды, җәмәгать транспорты проблемын хәл итмәде, калдыклар һәм чүпне юк итү реформасын ахырына җиткермәде" дип санап китә авторлар.

"Мин Хәбировның дәүләт дачаларыннан баш тартуын һәм үз акчасына яши башлавын таләп итәм" ди видеода Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева.

13 сентябрьдә Татарстанда президент сайлаулары алдыннан Навальный штабы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләсенең 3,5 миллиард сумлык күчемсез милеге турында видео чыгарган иде.

Соңрак Навальный тарафдарлары Миңнеханов гаиләсенең Татарстан сәламәтлек саклау системы өчен сатып алулардан файда күрүе турында, ә президент хатыны Гөлсинә Миңнеханованың 77 миллион сумлык бизәнү әйбере булуы турында да роликлар чыгарды.

XS
SM
MD
LG