Accessibility links

Кайнар хәбәр

​​​​​​​Мәхкәмә өч яшьлек Әмирә дару белән Татарстан бюджеты хисабына тәэмин ителергә тиеш дигән карар чыгарды


Әхмәтовлар гаиләсе
Әхмәтовлар гаиләсе

10 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Алинә Әхмәтованың Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына карата шикаяте турында карар чыгарды. Апаста яшәүче өч яшьлек Әмирәгә дарулар Татарстан бюджеты хисабыннан алыначак.

Хөкемдар Гүзәлия Әюпова чыгарган карарда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы гамәлләре өлешчә канунсыз дип табылган һәм Әмирә Әхмәтова дарулар белән Татарстан бюджеты хисабына тәэмин ителергә тиеш диелә.

Мәхкәмәдә соңгы сүз укылганда Әхмәтованың яклаучысы Фәрит Әхмәдуллин баланы дару белән тәэмин итүне кичекмәстән Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләүне сорады һәм Әмирә Әхмәтованың бары тик гыйнвар ае өчен генә даруы калуын искәртте.

— Сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән вәкил министрлык дару сатып алулар белән шөгыльләнми дип әйтсә дә, алар аны сатып алырлык фармацевтика ширкәтләре арасында конкурс үткәрә ала. Башка авырулар очрагында шулай эшлиләр дә. Мәсәлән, Татарстанда андый чит ил препаратларын сатып алу белән Таттехмедфарм шөгыльләнә, - диде Әхмәдуллин.

"Жизнь как чудо" фонды мөдире Анастасия Черепанова Краснодарда шундый ук очрак булуын тагын бер кат искәртте.

— Краснодарда шундый ук препарат белән файдаланучы балага дарулар Краснодар Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алына, аларда андый проблем юк. Нишләп бу Татарстанда гына шундый проблемага әйләнде, аңламыйм, — диде Черепанова хөкемдарга.

Узган мәхкәмә утырышында Балалар клиник хастаханәсеннән килгән вәкил Илгизәр Насыйбуллин Сәламәтлек саклау министрлыгы яклы булса, бу утырышта барысын да хөкемдар ничек дип тапса, шул нәтиҗәгә риза булачагын әйтте.

Азатлык хәбәрчесенең: "Сез бу карарны Югары мәхкәмәгә шикаять итәчәксезме?" дигән соравына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Альбина Кудаева: "Әлегә берни дә әйтә алмыйм, башта карарны алырга кирәк", дип җавап бирде.

Апаста яшәүче Әмирә Әхмәтова очрагы турында Азатлык элегрәк язган иде. Кызга өч яшь, ул бик сирәк авырудан интегә. Аның бавыр эшчәнлеге дөрес түгел, үт суы бүленеп чыгу процессы җайга салынмаган. Дәвалану өчен Әмирәгә бик кыйммәтле дару кирәк. Бу даруны бюджет хисабына алу каралган булса да, Әмирәнең әти-әнисенә моңа ирешү өчен озак вакыт мәхкәмә юлын таптарга туры килде.

XS
SM
MD
LG