Бүген башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Әхмәтзәки Вәлидинең тууына 130 ел уңаеннан Уфада бу тарихи шәхесне искә алдылар. Бүгенге башкорт милли хәрәкәте активистлары Уфада Зәки Вәлидигә хәтер тактасына чәчәкләр китерде. Чарада активист Руслан Габбасов, адвокат Гарифулла Япаров һәм журналист Рамил Рәхмәтов катнашты. Рәхмәтов фикеренчә, Башкортстан җитәкчелеге соңгы 10 елда Әхмәтзәки Вәлидинең юбилейларын билгеләми, аларны белмәгәнгә сабыша.
"Ун ел дәвамында республика хакимияте бу исемне телгә алырга курка, шулай булса да, башкорт халкы тарихында Вәлиди фигура булып кала. Шуңа да бүген менә шушы чара узды: чәчәкләр салдык", дип сөйләгән журналист, аның сүзләрен "Эхо Москвы"ның Уфа бүлеге китерә.
Активистлар ике ел эчендә Вәлидигә һәйкәл куелырга тиеш дип саный. Алар шушы таләп белән хакимияткә мөрәҗәгать итәргә җыена.
"Югыйсә башкорт җәмәгатьчелеге бу хөкүмәтне башкорт халкы мәнфәгатьләрен чагылдыручы хөкүмәт дип танудан туктаячак", дигән Рәхмәтов.
Чарада Эльмир Мөхәммәтҗанов башкаруында Шәехзадә Бабичның Әхмәтзәки Вәлиди турында шигыре дә яңгыраган.
Әхмәтзәки Вәлиди Тоган – башкорт милли лидеры, дәүләт эшлеклесе, сәясмән, публицист, тарихчы, шәрык галиме-тюрколог, фәлсәфә докторы (1935), профессор, Манчестер университеты мактаулы докторы (1967).
1890 елның 10 декабрендә Уфа губерниясе Көзән авылында туган, 1970 елның 26 июлендә Истанбулда вафат була.
1992 елдан Башкортстанның милли китапханәсе Әхмәтзәки Вәлиди исеме йөртә. Аның исемендәге республика дәүләт премиясе бар. Уфа, Ишембай урамнарына Зәки Вәлиди исеме бирелгән. Күренекле башкорт дәүләт эшлеклесенә һәйкәлләр Петербурда, Ишембайда, Сибайда куелган, Төркиядә аның исемендәге парк бар. Зәки Вәлидинең 120 еллыгы уңаеннан ТЮРКСОЙ оешмасы 2010 елны Әхмәтзәки Вәлиди елы дип игълан итте.