Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Навальныйны агулау турында: "Кемгә кирәк ул?"


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе матбугат конференциясендә оппозиция лидеры Алексей Навальныйның агулануына бәйле сорауга җавап бирде. Аның сүзләренчә, әлеге очрак турында чыккан тикшерү артында АКШ күзләү хезмәтләре тора.

Еллык матбугат очрашуында Life хәбәрчесе соравына җавап биреп, Путин кабат Навальный исемен әйтмичә аны "Берлин клиникасындагы пациент" дип атады.

Ул дүшәмбе көнне Bellingcat һәм берничә массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан бастырылган тикшерүнең төп нәтиҗәләренең берсен дә кире какмады.

Путин сүзләренчә, АКШ күзләү хезмәткәрләре Русия күзләү хезмәткәрләрен күзәтеп тора, шуңа аларның телефон шалтыратулары турында мәгълүматка ия булулары гаҗәпләнерлек түгел.

Путин тикшерүнең үзен АКШ күзләү хезмәтләренең мәгълүматларын легальләштерү дип атады. Путин сүзләренчә, бу оппозиционерның махсус хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүен күрсәтә.

"Ләкин бу аны агуларга кирәк дигәнне аңлатмый. Кемгә кирәк ул? Кирәк булса, эшләрен ахырына кадәр җиткерер иде", диде Путин Навальныйга Германиягә дәваланырга чыгарырга рөхсәт бирүен искәртеп.

Элегрәк Навальный аны агулау артында бер төркем ФСБ хезмәткәре торуын, ә боерыкны Русия президенты Владимир Путин бирүен әйткән иде.

XS
SM
MD
LG