Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: тоткарланган "Башкорт" активистлары сак астына алынган


"Башкорт" оешмасы җыены, архив фотосы.
"Башкорт" оешмасы җыены, архив фотосы.

Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов хулиганлыкта һәм корал саклауда шикләнелә.

Башкортстанда экстремист дип табылган һәм эшчәнлеге тыелган "Башкорт" оешмасының дүрт әгъзасына иреген чикләү ысулы сайланган, алар сак астына алынган дип хәбәр итә "Башинформ" хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып.

Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов Уфаның Орджоникидзе мәхкәмәсе карары белән сак астына куелган. Аларга каршы "корал кулланып хулиганлык кылу" һәм "коралны канунсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, күчерү яки йөртү" маддәләре нигезендә җинаяь эше ачылган. Моннан тыш, экспертизалар нәтиҗәсеннән чыгып, җинаять кодексының 282 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү) нигезендә дә эш ачылырга мөмкин диелә.

"Башкорт" оешмасының 14 вәкиле тоткарлануы турында 13 гыйнварда билгеле булды. Тоткарланучылар узган елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарлауны "Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә башкарган. Тентү вакытында утлы һәм салкын корал, экстремист әдәбият та табылды дип хәбәр ителде.

Шул ук вакытта "Башкорт" активисты Руслан Габбасов тоткарланучылар – ноябрь низагында полиция гамәлләреннән зыян күрүчеләр, алар полициянең канунсыз кыланышларына шикаять итеп мәхкәмәгә биргән иде дип сөйләгән. Әлеге шикаятьләр 13 гыйнварда мәхкәмәдә каралырга тиеш булган.

2020 ел ноябрендә Кырмыскалыда ызгыш вакытында 37 кеше тоткарланган иде.

XS
SM
MD
LG