18 гыйнвар көнне мәхкәмә утырышында гаскәрдә сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнгән Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгарылмады. Бу хакта Азатлыкка аның адвокаты Руслан Нәгыев хәбәр итте. "Бүген Шәмсетдиновтан рухи зыян күрү өчен 28 млн сум акча таләп иттеләр, шул мәсьәлә каралды. Әмма безнең мәгълүматка караганда, без аны тикшердек, Русия Саклану министрлыгы аларга компенсация түләде. Без бу хакта чыгыш ясадык, сорадык, әмма зыян күрүчеләр бу сорауга җавап бирүдән гомумән баш тарттылар. Аларның адвокатлары нәкъ Рамил Шәмсетдинов түләргә тиеш дип саный.
Әйтергә кирәк, акча таләп итүчеләр арасында мәхкәмә тарафыннан Шәмсетдиновны мыскыл итүдә гаепле дип танылганнар бар. Мәсәлән, Пьянков. Хөкемдар бүген хөкем карарын чыгармады, иртәгә ике як та үз дәлилләрен сөйләп чыгыш ясарга тиеш. Бәлки, иртәгә соңгы карар булыр, әмма төгәл әйтеп булмый", диде Азатлыкка Нәгыев.
Мәхкәмә утырышында Шәмсетдинов зыян күргән солдатлар туганнарының рухи зыян турында дәгъваларын танудан баш тартты.
Һәлак булган Богомолов, Андреев, Ковалев, Графов һәм яраланган Шпак туганнары рухи зыянны 3 миллион сумга бәяләгән. Пьянковның әнисе шикаятьне 5 миллион сумга тапшырган, Евсеев хатыны исә башта 16 миллион сум таләп итсә, соңрак шикаятьне 8 миллионга төшергән.
Шәмсетдиновның тагын бер адвокаты Лев Асауленко зыян күрүчеләрдән Саклану министрлыгы һәр зыян күргән гаиләгә 6 миллионнан артык сум түләве турында сорау биргән. Хөкемдар әлеге түләүләрнең Шәмсетдиновтан рухи зыян таләбенә катнашы булмавын белдергән.
- 2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды. Аны якларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев алынды.
- Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте. Шәмсетдинов гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында белдерде.
- Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.
- 2020 елның 28 декабрендә присяжныйлар карары чыкты. Алар Рамил Шәмсетдиновны кеше үтерүдә гаепле дип таныды, әмма шул ук вакытта Рамилне җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты. Бу аңа гомерлек төрмә җәзасыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк.