Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: "Төбәк җитәкчесе атамасында президент сүзе булырга тиеш түгел"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Төбәк җитәкчесе атамасы "дәүләт башлыгы вазифасы - Русия президенты атамасына кергән сүзләр һәм сүзтезмәләрне кабатлый алмый" диелә.

Вконтактедагы "Поборы в школах и детских садах" төркеме Татарстан прокуратурасының Русия төбәге башлыгы президент дип атала алмавы турында хатын элде. Ул 15 гыйнварда язылган.

Хатта төбәк җитәкчесе атамасы "дәүләт башлыгы вазифасы - Русия президенты атамасына кергән сүзләр һәм сүзтезмәләрне кабатлый алмый" диелгән. Моңа бәйле "прокуратура Татарстан Конституциясенең кайбер бүлекләрен федераль кануннар белән тәңгәлләштерү эшен активлаштырган, ләкин хакимият оешмалары әле бу эшне төгәлләмәгән", диелә.

2020 елның июнендә Татарстан прокуратурсы республика президентына "әлеге эшне тәмәмлау максатыннан моңа турыдан туры катышу" өчен мәгълүмат җибәргән.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2021 елда Конституциягә үзгәрешләр кертеләчәк, ләкин президент атамасы калачак дип белдергән иде. "Президентлык турында мәсьәлә беркайда да каралмый. Без үзебез бу мәсьәләне күтәрергә җыенмыйбыз. Төбәкләр хокуклары саклана", диде Мөхәммәтшин.

Русия думасы кабул иткән канун нигезендә, төбәк җитәкчеләре "президент" атамасын йөртә алмый. Татарстан Дәүләт шурасы исә президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде. 2016 елның 1 гыйнварына кадәр республика кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерү өчен вакыт бирелгән иде. Мөхәммәтшин белдергәнчә, Татарстанның президент атамасы мәсьәләсендә Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү хокукы бар.

XS
SM
MD
LG