Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: ФБК фильмындагы сарай минеке түгел


ФБК "Путин сарае" дип атаган комплекс.
ФБК "Путин сарае" дип атаган комплекс.

Путин ФБК тикшерүен "компиляция", монтаж дип атады, моның артында тышкы көчләр торганына ишарә ясады. 

Русия президенты Владимир Путин Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондының (ФБК) Геленджик янындагы сарай турындагы фильмына карата фикерен белдерде. Студентлар белән очрашу вакытында ул Уфа дәүләт нефть техник университетының 3нче курс студенты Даниил Чемезовның әлеге фильм турында соравына җавап бирде.

"Мондый нәрсә карау өчен вакыт булмау сәбәпле, мин бу фильмны карамадым. Әмма ярдәмчеләр күрсәткән өзекләрне күрдем. Сезнең сорауга шунда ук җавап бирәм: минем милек буларак анда күрсәтелгән бер нәрсә дә беркайчан да минеке, яки туганнарымныкы булмады. Бер-кай-чан-да", диде Путин. Тикшерүне ул "компиляция", монтаж дип атады, моның артында тышкы көчләр торганына ишарә ясады.

"Барысын җыеп әтмәләгәннәр дә, әлеге материаллар ярдәмендә безнең халыкның баш миен юмакчы булганнар, интернетка ниндидер фильмнар, видеопрограмнар таратканнар", диде президент. Ул Навальный фильмында телгә алынган кайбер кешеләрне беләм, ләкин барысын да түгел диде. Путин шулай ук беркайчан да бизнес белән шөгыльләнмәдем дип белдерде.

19 гыйнварда Навальный фонды "Путин сарае" турында фильм чыгарды. Фильмда әйтелүенчә, бу комплекста, аерым алганда, җир асты боз сарае, чиркәү һәм "чәй йортына" бару өчен 80 метрлы күпер, диңгезгә чыгу өчен тоннель бар. ФБК Путин махсус куелган кешеләр аша әлеге милекнең төп хуҗасы булып тора, ә сарай һәм инфраструктура коррупцион схемалар исәбенә төзелгән дигән нәтиҗәгә килгән. Белдерелүенчә, сарай төзелеше 100 миллиард сумга төшкән.

XS
SM
MD
LG