Accessibility links

ТИҮ Татарстан президенты атамасын яклап чыкты


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Татарстан прокуратурасының ТИҮне ябарга һәм Татарстан президенты атамасын бетерергә теләвен Татарстан дәүләтчелегенә каршы һөҗүм дип саный.

26 гыйнварда Казанда Татар иҗтимагый үзәге республика прокуратурасының Татарстан президенты атамасына каршы 15 гыйнварда язган хатына бәйле матбугат очрашуы уздырды.

ТИҮ бинасында үткән чарада үзәк рәисе Фәрит Зәкиев Русия конституциясе нигезендә Татарстан җитәкчесенең ничек аталуын билгеләү Русиянең түгел, ә Татарстан дәүләт шурасының вәкаләте булуы турында әйтте.

"Русия дәүләте — федерация. Ә федерациядә ниндидер вәкаләтләр федерация карамагында, ниндидер вәкаләтләр республика карамагында. Җитәкче исемен билгеләү вәкаләте Русия думасы вәкаләтләренә дә, уртак кабул ителә торган карарлар вәкаләтләренә дә керми. Бу очракта конституция нигезендә Татарстан җитәкчесенең атамасын билгеләү республика вәкаләтенә керә. Шул нигездә, Русия конституциясе кушканча, республика җитәкчесе атамасын Татарстан үзе хәл итәргә тиеш була. Русия конституциясенең 71нче маддәсендә республика башлыгы атамасын Русия дәүләт органнары билгеләү турында берни дә язылмаган", диде Зәкиев.

ТИҮ рәисе Татарстан президенты атамасы мәсьәләсенең инде күптән хәл ителгән булуын, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы республика президенты атамасын Татарстан конституциясе белән ныгытып куюын әйтте.

"Татарстан конституциясендә республика җитәкчесе президент була дип язып куелган. Һәм Дәүләт шурасының бу атаманы үзгәртергә бернинди дә нияте юк. Шулай булгач, прокуратураның бу хаты канунсыз булып чыга", диде ул.

Зәкиев Татарстан прокуратурасының бу турыда 15 гыйнварда бастырган 7-1859-20 санлы хатына каршы Русия баш прокуроры Игорь Красновка атап хат язуларын да белдерде.

"Татарстан прокуратурасы хатының хокукый нигезе юк. Бу хатка карата Красновтан нинди дә булса уңай җавап булмаса, без 2010 елгы федераль канунны Русия конституция мәхкәмәсенә бирәчәкбез", диде Зәкиев.

ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт Татарстан прокуратурасы хәзерге вакытта төрле яклап республикага, ТИҮгә карата басым алып бара дип саный.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Игътибар итегез, 15 гыйнварда Татарстан прокуратурасы ТИҮне тыярга дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Шул ук көнне республика прокуратурасының Татарстан президенты атамасын бетерү өчен хат язуы билгеле булды. Шушы ук көнне "Российская газета"да "Башкорт" оешмасының экстремист оешма дип игълан ителүе басылып чыкты. Болар берничек тә очраклы була алмый. Мин моны максатчан эшләнгән хәрәкәт дип саныйм", дип белдерде Галишан Нуриәхмәт.

Вконтактедагы "Поборы в школах и детских садах" төркеме Татарстан прокуратурасының Русия төбәге башлыгы президент дип атала алмавы турында хатын элде. Ул 15 гыйнварда язылган.

Хатта төбәк җитәкчесе атамасы "дәүләт башлыгы вазифасы — Русия президенты атамасына кергән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кабатлый алмый" диелгән. Моңа бәйле "прокуратура Татарстан конституциясенең кайбер бүлекләрен федераль кануннар белән тәңгәлләштерү эшен активлаштырган, ләкин хакимият оешмалары әле бу эшне төгәлләмәгән", диелә.

XS
SM
MD
LG