Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмованы "татар дәүләте" сүзләре өчен җавапка тартмакчылар


Фәүзия Бәйрәмова.
Фәүзия Бәйрәмова.

Бер ел элек ясаган чыгышында "татарга үз дәүләте кирәк" дигән өчен язучыны экстремистлыкка тикшергәннәр.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова кабаттан экстремистлык маддәсе нигезендә хөкем ителергә мөмкин. Бу юлы аңа каршы эшне "татарларга үз дәүләте кирәк" дигән сүзләре өчен ачарга җыеналар.

Бәйрәмова Азатлыкка сөйләвенчә, 26 гыйнварда аңа Чаллы прокуратурасыннан шалтыратканнар. 2020 ел февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәге оештырган фәнни-гамәли конференциядә аның "Татарга үз дәүләте кирәк" дип чыгыш ясаганын искәрткәннәр, бу Русиянең бөтенлегенә яный дигәннәр.

"Хәзер "татар дәүләте", дип әйтергә ярамый икән, моның өчен хөкем итәләр" ди Бәйрәмова.

Прокуратура эш ачу өчен материаллар туплаган. Фәүзия Бәйрәмованың чыгышы яздырып барылган, татарчадан урысчага тәрҗемә ителгән. Бу текстны экспертлар тикшереп, бәя биргән. Әлеге әзерлекләр кысаларында сорау алулар да узган. Прокуратура бу эш нигезендә дистә меңнәр сум штраф салынырга мөмкин дигән.

Фәүзия Бәйрәмовага киләсе атнада Чаллы прокуратурасына килеп, эш белән танышырга кушылган. Булачак мәхкәмәгә язучының үзе соравы белән тәрҗемәче дә китереләчәк диелә.

"Мин бер ел элек ясаган ул чыгышымны инде оныткан идем, мине нәрсә өчен гаеплиләр соң, дип сорадым. "Татарга үз дәүләте кирәк", дигәнмен икән, Һади Атласиның хөкем барышында "Татар халкы бары тик үз бәйсез дәүләте булганда гына милләт буларак исән калачак", дигән сүзләрен мисалга китергәнмен. Әйе, 1937 елның 24 октябрендә Һади Атласи судта соңгы сүзен әйтә, "Бәйсез төрки-татар дәүләтен советлар власте җимерелгәндә генә төзеп буласын аңладым, ә аның җимереләчәгенә мин ышандым", ди. Һади Атласины һәм аның фикердәшләрен - 9 татарны - бәйсез татар дәүләте төзәргә җыенганнар, дип, 1938 елның 15 февралендә Казанда атып үтерәләр", ди Бәйрәмова.

2020 ел июнендә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага аның 2019 елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салды.

Фәүзия Бәйрәмова 2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен мәхкәмә аны шул ук маддә нигезендә тагын бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

XS
SM
MD
LG