Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон математика җәмгыяте Азат Мифтаховны азат итәргә чакыра


Азат Мифтахов.
Азат Мифтахов.

Лондон галимнәре "Русиядә һәм аннан читтә бөтен математикларның хокукларын, аларның сәяси карашларына, милләтләренә һәм ориентацияләренә карамастан, хөрмәт итәргә кирәк", дип саный.

Лондонның математика җәмгыяте (LMS) "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны иреккә җибәрүне таләп итеп белдерү чыгарды.

Математика җәмгыяте әгъзалары хөкем карары кылган гамәлгә туры килми дип саный, хокук яклаучыларның Мифтаховның кеше хокуклары бозылуы турында хәбәрләрен искә ала. Математиклар шулай ук "Мемориал"ның аспирантны сәяси тоткын дип тануын да искәртеп уза. "Русиядә һәм аннан читтә бөтен математикларның хокукларын, аларның сәяси карашларына, милләтләренә һәм ориентациясенә карамастан, хөрмәт итәргә кирәк", диелгән белдерүдә.

Элегрәк 15 илдән ике мең ярым тирәсе математик Халыкара математика конгрессына Азат Мифтаховны иреккә җибәрүдә ярдәм сорап хат язды. "Азат эшендә дәлилләр булмау, аның озак вакыт тикшерү изоляторында тотылуы борчу уята", диелгән иде мөрәҗәгатьтә.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!

XS
SM
MD
LG