12 февраль Татарстан Милли китапханәсендә "Вилли Винки дөньясында" дигән очрашу узды. Аны яшь, иҗади гаилә – Раилә һәм Рушан Хәялиевлар оештырды. Балага китапны ничек сайларга, җәлеп итү өчен нинди алымнар кулланырга, дөньяда балалар өчен нинди китаплар чыга – Хәялиевлар үз тәҗрибәсе нигезендә шул хакта сөйләде. Баланы китап белән мавыктыру өчен аларның 10 сере белән уртаклашабыз.
1. Балада китапханәгә йөрү культурасын тәрбияләгез
— Без көндәлек яки атналык план төзегәндә, кибеткә, театрга, зоопаркка, циркка барабыз, авылга кайтабыз, дип билгеләп куябыз. Ләкин бездә китапханәгә йөрү культурасы юк икән. Без хәзер китапханәгә баруны да планга кертеп, бу хакта балаларга алдан ук хәбәр итә башладык. Аларның иң беренче баруындагы тәэсирләрен сөйләп бетерерлек түгел. Әле бер китапны күтәреп киләләр, әле икенчесен. Китапханәдә балаларга бик ошый, ди Раилә.
2. Өйдә китапларны баланың күз алдына һәм буе җиткән урынга куегыз
— Электән килгән тәрбиябез шундый иде: китапны кадерләп, саклап кына тотасы, битен бөкләргә, ертырга, кадерсезләп йөртергә ярамый, әле яңа китап та булса — биегрәк алып куясы. Хәзер без шуның нәкъ киресен эшли башладык. Китапларны иң астагы киштәләргә тезәбез, аның таушалуына да игътибар итмибез. Китап күз алдында һәм баланың кул астында булырга тиеш, ди Рушан.
3. Төсле рәсемле, матур китаплар белән җәлеп итегез
— Балалар әдәбиятын икенче сорт әдәбият итеп кабул итәргә күнеккәнбез. Күп китапларны ачып карагач ук күренә: әй, ярамаган тагын бала-чагага рәвешендә генә язылган яисә бизәлгән. Балалар әдәбиятын, киресенчә, иң мөһим әдәбият дип саныйм. Ул иң матур чакта укыла, ул матур булырга, җәлеп итәргә һәм китапны яраттырырга тиеш. Мәсәлән, безнең балалар Илсөяр Иксанованың "Биюче бал корты" китабын ярата. Лилия Исхакованың "Бану маҗаралары" да кызыклы – аны бастыручыларның европача фикерләве, безнең басмалардан аермасы күренеп тора, ди Рушан.
4. Баланың характерына, яшенә туры килерлек китаплар сайлагыз
— Без кызыбызга өч яшендә "Су анасы"н укыдык, шуннан соң ул авылга кайткач та инештә басмага якын килергә курыкты. Шуңа күрә ата-ана китапны укый башлаганчы ук, бу әсәр баланы куркытмасмы, ничек тәэсир итәр, дип уйланырга тиеш. Мәсәлән, безнең Зөбәрҗәт "Пеппи Озын оек" әкиятен бик ярата. (Әйдә!Online китапханәсе: "Пеппи Озын оек"). "Мин дә шулай итәр идем", дип тыңлап ята һәм ничә тапкыр тыңласа да туймый. Мин хәзер кайсы кызыма нинди әкият ошаячагын алдан ук күрәм, чөнки характерларын яхшы беләм, ди Раилә.
5. Китапны интерактив укыгыз
— Әсәрне коры һәм монотон шәкелдә уку баланы тиз туйдырачак. Аны мавыктыру өчен, геройларның тавышларына охшатып тавышыңны үзгәртү, хәрәкәтләр белән уйнау, балага һәр күренешне аңлатып, аның белән аралашып уку дөресрәк булыр, ди Раилә.
6. Балага китапны җырлап укыгыз
— Без, милли рухлы ата-ана буларак, балабыз туганчы ук бер киштә китап тутырып куйдык. Кызыбыз тугач та диярлек аңа кычкырып укый идек. Зөбәрҗәт бик шук, шаян кыз булды һәм бервакыт бар китапка карата протест белдерә башлады. "Укымагыз! Тыңламыйм!" дия дә, колагын каплый да куя. Шуннан соң бер фикер туды: "Крошка Вилли Винки" китабын алдым да шундагы шигырьләрне гитарада уйнап көйли, җырлый башладым. Бу аңа ошады һәм ул әкренләп китапны кабат үз итә башлады. Алар әле дә шул китаптагы мин көй язган бер шигырьгә йоклап китә, дип сөйләде Рушан Хәялиев.
7. Балага якынайту, кызыктыру өчен, китапның үз риваяте һәм тарихы булсын
— Балага терапевтик әкиятләр китабы таптым, әмма анда бер рәсем дә юк. Зөбәрҗәткә – 7 яшь, ә Саҗидәгә – 4 кенә, аларны аклы-каралы рәсемсез китап белән ничек җәлеп итәрмен, дип уйладым да, китапка легенда уйлап таптым. "Бу — тылсымлы китап!" дип игълан иттем. Балалар шунда ук кызыкты. Аны алып кайткан көнне үк укымыйча, биеккә алып куйган булып бер көн көттердем. Икенче көнне кулларымда боргалап, "ахалай-махалай"лар әйтеп, урта бер җиреннән ачтым да шундагы әкиятне укый башладым. Имеш, балага китап үзе нәрсәдер әйтергә тели, ул бит тылсымлы! Әле аны теләсә кемгә укырга да ярамый, әни белән дәү әни генә укый ала, алайса тылсымы югала, ди Раилә.
8. Китапны көчләп яраттырып булмый, азагына кадәр укырга мәҗбүр итмәгез
— Балага ниндидер китап ошамый икән, ул аның холкына, кәефенә туры килмәскә мөмкин, мәҗбүри укытмагыз. Өч битен укып ташласа, ул үзенә кирәк кадәр мәгълүматны шуннан да алган булырга мөмкин. Мәҗбүр итеп укыту башка китаплардан да гайрәт чигерә, ди Рушан.
9. Китапны курчак театрына әйләндерегез
— Әгәр баланы китапка җәлеп итеп булмый икән, аны курчак театры итеп уйнап карарга була. Без аркалы урындыкларны куябыз да, шуңа япма элеп, курчакларга сәхнә ясыйбыз. Балаларга бик ошый, үзләре үк, әйдә театр ясыйк әле дип китап күтәреп киләләр, ди Раилә.
10. Әти-әниләр үзләре дә бала алдында китап укырга тиеш
— Бала әти-әнинең өйдә китап укып утыруын күрә, аны табигый хәл, көндәлек гамәл буларак кабул итә икән, бу күренеш аның аңына кереп кала. Ул телиме-теләмиме әти-әнисен кабатлый һәм аңа охшарга тырыша — китап укуны әти-әни үзеннән башласын. Балам китап укымый дигән сүз дөрес түгел, бер алым эшләми икән, икенчесе эшли — үзегезгә туры килгәнен табыгыз гына, ди Рушан.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!