Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда канунсыз тоткарлау һәм репрессияләргә каршы митинг узды


Казандагы чарада катнашучылар
Казандагы чарада катнашучылар

Каршылык чарасында 200 кеше катнашыр өчен гариза бирелгән иде.

Казан Кирмәне каршындагы мәйданда хакимият белән килештерелгән митинг үтте. Ул тоткарлауга, репрессияләргә каршы һәм сайлау канунын үзгәртү шигаре астында узды. Бу хакта урыннан "Idel.Реалии" хәбәрчесе хәбәр итте.

Каршылык чарасын демократия оппозициясе берләшмәсе оештырды. Аңа "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин, ПАРНАС фиркасе әгъзасы Марсель Шәмсетдинов, "Левый фронт" координаторы Владимир Колодцев керә.

Телеграм каналлар күрше урамнарда хокук саклаучылар автозаклар китергән дип язды. Шулай ук митингка оештыруга каршы булучылар да килгән дип хәбәр иттеләр. "Вектор" каналы язуынча, НОД ("Милли азатлык хәрәкәте") вәкилләре "Ватанның хыянәтчесе булмагыз!" дигән шигарләр тотып торган.

Митингны оештыручылар чараның максаты дип 23нче һәм 31нче гыйнварда узган каршылык чараларында тоткарлауга һәм аларга карата сәяси репрессияләр куллануга каршы торуны атады. Шулай ук алар сайлау канунын үзгәртергә чакырды, тавыш бирүдә хәрәмләшүгә каршылык белдерде. Оештыручылар митингны Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховка җавап булып яңгырый диде. 31 гыйнварда министр Камал театры мәйданында җыелган халык янына чыгып, аларны конструктив диалогка чакырган иде. Җәмәгать акцияләрен хакимият белән килештерергә һәм Казан мэриясенә гариза бирергә киңәш итте.

Руслан Зиннәтуллин митингта чыгыш ясаганда, ватандашларны берләшергә өндәде һәм Русиядән китәргә теләгән кешеләрне моны эшләмәскә чакырды.

"Бу хурлык, халыкны талаган Путин һәм аның дускайлары өчен хурлык. Иң аянычлысы - алар миллиардларны гына түгел, ирекне генә түгел, ә киләчәгебезне урладылар. Алар безнең илгә үсеш алырга, кешеләргә үсешкә мөмкинлек бирми. Кешеләр илдән китәргә тели. Бу бик кызганыч, чөнки, кагыйдә буларак, иң яхшылар китә. Яхшы белеме булган илне үстерергә теләгән, ләкин монда аларга мөмкинлек бирелмәгәннәр китә. Илдән китәргә теләгән һәм мөмкинлеге булганнарны калырга һәм илне үстерергә сорыйм. Чөнки бездән башка монда яхшы нәрсә булмас. Без илебезне үзгәртергә тиеш. Бу безнең ил", диде ул.

23 һәм 31 гыйнварда Казан һәм Русия шәһәрләрендә каршылык чаралары узды. Урамга җыеннарында сәясәтче Алексей Навальныйны иреккә чыгаручы таләп итте. 31 гыйварда Казанда узган каршылык чарасына мәхкәмәдә барлыгы 345 эш каралды. Тоткарланучыларны нигездә 10 мең сум штрафка тарттылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG