Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп алдыннан татар театрлары төбәкләргә гастрольләр белән чыгачак


Тинчурин театры артисты.
Тинчурин театры артисты.

Шулай ук язучылар белән очрашу, Сабан туен киңрәк күләмдә үткәрү каралган.

Быел Русиядә халык санын алу алдыннан Татарстанның иҗат төркемнәре татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә чыгачак. Бу хакта 17 февральдә мәдәният министрының беренче урынбасары Дамир Натфуллин "Казан гастрольләре" проектына багышланган матбугат очрашуында белдерде.

"Җанисәп уңаеннан, Дөнья татар конгрессы белән берлектә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә театрлар гастрольлләре, язучылар белән очрашу, Сабан туен зурлап уздыру карала. Бу аерым эшләнә торган програм булачак", диде ул.

Февраль азагыннан исә Казан шәһәренә Татарстанның әйдәп баручы театрлары гастрольләр белән киләчәк. Башкаланың 17 мәдәният сараенда Әтнә, Әлмәт, Чаллы, Буа, Бөгелмә, Минзәлә театрлары, шулай ук Камал, Тинчурин, Качалов театрлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк.

Быел Башкортстанда Татарстан җырчыларына гастрольләр белән йөрү, республиканың авыл, шәһәрләренә керү чикләнде. Хакимият моны пандемия белән бәйләп аңлатса, Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Башкортстан хакимияте җанисәп алдыннан идеологияне контрольдә тотарга тели дип белдерде.

2002 елда Башкортстандагы җанисәп шулай ук зур шау-шу белән узган иде. Ул вакытта да Татарстаннан галимнәрнең кертелмәү очраклары булды, очрашулар уздыруга каршылыклар тудырылды. Татарстаннан артистлар, шагыйрьләр төркемнәре булдырылды, алар Башкортстанның төрле районнарына йөрергә тиеш иде, әмма республика чикләрендә аларны тоткарлау, кире бору, мәдәният йортларына кертмәү яки концерт вакытында электрны сүндереп, каршылыклар тудыру кебек очраклары теркәлгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG