21 февраль дөньяда Ана теле көне билгеләнә. Кайберәүләр ана телен, Тукайга ияреп, туган тел дип тә атый, әмма эш аңарда түгел — ана телеме, туган телме, ул һәрбер кеше өчен газиз бер нәрсә, ә татар һәм башкорт өчен бигрәк тә бүгенге көндә, үз миллилеген, үзенең башкалардан аерып торган милли үзенчәлеген саклау өчен барган көрәштә төп фронт та дияргә була. Менә шул ана теле, туган телнең бар дөнья буйлап билгеләнгән махсус бер көне бар, ул — 21 февраль, аны Берләшкән милләтләрнең Мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендәге тармагы ЮНЕСКО 1999 елда игълан итте, ул шуның аша дөньяда бүгенге көндә яшәп килгән 6-7 меңләп телгә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели.
Ә андый игътибар бик кирәк, чөнки шул телләрнең яртысыннан артыгына тулысынча югалу куркынычы яный, алар 21нче гасырның икенче яртысына һәм бигрәк тә азагына таба инде тәмам юкка чыга ала. Кайсыдыр иртәрәк, кайсыдыр – соңрак. Һәр телнең язмышы турыдан-туры шул телдә сөйләшүчеләргә, аларның үз тормышын шул конкрет телдә алып бару-бармавына, димәк телнең иҗтимагый тормышта кирәклегенә һәм моның буыннан-буынга күчеп бара алуына бәйле. Буыннар алмашы монда бик мөһим, чөнки телнең шанлы тарихы була ала, аңарда искитмәле әдәби ядкәрләр язылган була ала, ләкин ул тел яшь буынны җәлеп итә алмый икән — аның гомере шул тагын ике-өч дистә ел белән генә чикләнәчәк. Яшьләр һәм тел — бүгенге сөйләшү шул хакта.
Әңгәмәдәшебез — Булат Шәйми, әлеге көндә Германиядә белем алган Татарстан егете, күп сәләтләр иясе, ул җырлый да, видеолар да төшерә, гитарада да уйный. Һәм иң мөһиме — татар телен ярата, сөя, аның киләчәге өчен кайгыра. Әмма кайгырып кына калмый, телне яшәтү өчен нидер эшли, үз өлешен кертә.
— Булат, кайбер тамашачылар сине Азатлыкның татар телен өйрәткән "Әйдә!Online" проектындагы видеолардан танып беләдер. Бу — синең татар телендә заманча контент булдыруга керткән өлешеңнең бер кисәге генә. Тагын ниндиләре булды әле?
— "Тараф" дигән музыкаль төркемебез бар. Татарча җырлар иҗат итәбез, узган җәйдә беренче альбомыбыз чыкты. Анда татарча алты җыр. Мультфильмнар, фильмнарны тәрҗемә итү белән шөгыльләнеп алган идем берничә ел элек. Аларны үз тавышым белән инглизчәдән татарчага тәрҗемә иттем. Мәсәлән, "Кунг-фу Панда" мультфильмын тәрҗемә иттем. Үземнең YouTube каналым өчен татарча видеолар төшерәм. Хәзергә Германиядән дә берничә видео төшерелде.
— Син әйткән музыкаль төркем әле дә эшләп киләме? Син бит Германиядә, калганнар Казандадыр инде. Ничек дәвам итәсез?
— Нияз Сабада, Татарстанда калды. Аның белән онлайн аралашып эшләргә тырышабыз.
— Ягъни хәзер пандемия чорында бөтен нәрсә виртуаль дөньяга күчкән кебек, сезнең музыкаль төркем дә шунда инде?
— Әйе, онлайнга күчтек.
— Татар яшьләре арасында синең кебек телләр дә белгән, музыкаль сәләте дә булган, мультимедианы да яхшы аңлаганнар җитәрлек, тик алардан аермалы буларак, син бу осталыкларыңны татар телен үстерүгә булышуда кулланасың. Синең мотивацияңне беләсе иде, сине нәрсә этәрә бу эшкә?
Татар теле популяррак булган саен үземне яхшырак, иркенрәк хис итәм
— Татар теле — көндәлек сөйләшә торган туган телем. Һәм мин аны барлык өлкәләрдә дә кулланырга телим, аерым бер өлкә белән генә чикләргә теләмим. Һәм аны ул өлкәләрдә тудыру өчен кайбер әйберләрне үзебезгә тудырырга туры килә, чөнки алар юк. Әйтик, татарча видеолар карарга, музыка тыңларга телим, һәм бу әйберләрне алга таба күбәйтергә кирәк. Яшьләрне дә кызыксындыра бит бу. Ә татар теле популяррак булган саен мин үземне яхшырак, иркенрәк хис итәм.
— Ягъни, вазгыятьнең нинди катлаулы булуын аңлап, аны үзеңчә үзгәртергә телисең?
— Гаделсезлек минем ачуымны чыгара. Чөнки сәясәт аркасында татар теле шундый хәлдә. Бу безнең гаеп түгел, сәясәтнең гаебе. Мин ни эшли алам, үземнән килгәнне эшлим. Үзгәртә алганны үзгәртә алабыз, үзгәртә алмаганны үзгәртә алмыйбыз.
— Татарлар сөйләшкәндә "Без — җиде миллион", кайберләре "сигез", кайберләре хәтта "ун миллион" дип җибәрә. Ярый, җиде миллион дип алыйк инде, нигә соң шундый зур халык өч-дүрт кешенең һәвәскәрлегенә, фидакәрлегенә ышанып яшәргә мәҗбүр?
— Бүгенге медианы кулланып яхшы нәтиҗәгә килергә, татар телен популярлаштырырга мөмкинлекләр бар дип уйлыйм. Мәсәлән, күптән түгел генә мин казакъ һәм татар телен чагыштырган видео чыгардым, без анда казакъ егете белән аралашабыз, ул казакъ телендә, мин татар телендә. Һәм бер-беребезне аңлыйбызмы, юкмы — шуны тикшердек. Һәм аны 78 мең кеше карады минем YouTube каналымда. Беренче тапкыр шундый популярлык казанган видео минем. Ул кадәр күп булганы юк иде моңарчы. Һәм казакълар, мәсьәлән, бик күп карады, кызыксындылар. Шундый кызыклы контент булса, безгә тугандаш халыклар да караса, бер-беребез белән аралашу аша да ничектер…
— Ягъни, телне күтәрү, яңадан торгызу өчен кызыксындыру уятырга кирәкме?
— Әйе, кызыксындыру турында әйтәсем килә. Ниндидер уникаль концепт тудырырга кирәктер, ниндидер феномен булырга тиештер.
— Хәзерге татар яшьләренең күпме өлеше үзенең татарлыгын турыдан-туры татарча белүгә, татарча сөйләшүгә бәйли икән?
— Күп түгелдер дип уйлыйм. Татарстанга килгәндә, ничә проценттыр, белмим. Минемчә 20 проценттан да артмыйдыр. Татарча камил сөйләшеп, үзләренең кемлекләрен таныган, үзаңы булган татар яшьләре бик аздыр.
— Синеңчә, бу нәрсәгә бәйле? Мәгариф системында татар теленең һаман тарая баруына бәйлеме?
Башка бер халыкта да булмаган әйберләр уйлап чыгарырга кирәктер
— Күпчелек очракта, әлбәттә, ул сәясәткә бәйле. Мәктәпләрдә татар мәгарифе юк, укыту урысча. Күп әйбер бит мәктәптән килә. Мохит бик тар, телевидениедә бик аз күрсәтелә татар телендәге програмнар. Безнең Татарстанда бер генә зур канал бар. Интернетта булдырырга мөмкинлек бар. Ничек итеп кызыксындырырга кешеләрне? Менә шул сорау инде. Яшьләрне ничек итеп кызыксындырырга? Башка бер халыкта да булмаган әйбер уйлап чыгарырга кирәктер инде. Һәм кызыксындырырга. Һәм, мәсәлән, Нурбәк Батулла кебек кешеләр экспериментлар ясый, "Сак-Сок" спектакльләрен куялар, уникаль әйбер. Менә шундый әйберләр булдырырга кирәктер анда, иҗат өлкәсендә, башка өлкәләрдә…
— Сүзләреңә өстәп, телне яшьләр арасында популярлаштыруга узган тарих, әллә ничә гасырлы әдәбият турындагы купшы сүзләр түгел, ә шул яшьләр арасында популяр булган заманча адымнар, шаукымнар күбрәк булыша дияргә була. Әгәр тел анда кереп китә алса, кертүчесе табылса, әлбәттә. Мисал итеп 2000нче еллар башында киң танылган "Шаяннар һәм тапкырлар клубы", татарча КВН хәрәкәтен китереп була, аннары татарча рок, татарча рэп өлкәсендә дә тырышлыклар күренгәләде. Бүгенге көндә татар яшьләрен җәлеп итү өчен нинди юлларны сайлар идең?
— Хәзер мин эшләп килә торганнарыдыр — видеолар, Tik-Tok аша мөмкин. Чөнки Tik-Tok-та видеолар бик тиз популярлаша. Шундый заманча платформалар аша чыгарга буладыр.
— Ягъни, социаль челтәрләргә күчерергә тәкъдим итәсең инде бу кызыксындыру эшен?
— Хәзерге пандемия чорында тагын ни эшлисең инде? Бу мөмкинлекне кулланырга буладыр дип уйлыйм.
— Ансы да дөрес. Һәм хәзер һәр ай диярлек яңа бер челтәр чыгып тора бит. Facebook, Instagram-га алмашка Tik-Tok, Clubhouse-лар килде. Әле без сөйләшкән арада да берәр яңасын теркәгәннәрдер. Бер атна элек Tik-Tok-та очраклы рәвештә Tuzelity профиленә тап булдым. Аны урамнарда, җәмәгать урыннарында Shuffle стилендә биеп йөрүче үсмерләр башлап җибәргән. Беренче күргәндә аларга 8 миллионлап кеше ияргән иде, бүген инде әлеге сан 9 миллионнан артып киткән. Иң кызыгы — бу егетләр Татарстаннан. Профильне Айдар Таһиров алып бара. Ул Instagram-да да бар. Күргәнең булмадымы аны?
— Әйе, "Ялкын" журналы видеосыннан күреп хәтерлим. Айдардан интервью алганнар иде.
— Бу егетләр хәзер шул хәтле киң танылган ки, Айдар Таһиров Казанда балалар өчен шул стильдә бию курслары ачкан. Анда кечкенәдән алып шактый олырак яшьтәгеләр дә бик теләп йөри. Ул үзенә күрә бер хәрәкәткә әйләнеп бара. Бу феномен мине башка яктан, бүгенге темабыз ягыннан кызыксындыра. Шул ук Айдар белән сөйләшеп, бию сюжеты өчен махсус татар көе аранжмасы ясап таратып буламы, эшләнерлек эшме, әллә инде чынга ашмаслык хыял гынамы бу?
— Әйе, нигә эшләмәскә? Шул ук Shuffle стилендә татар көйләрен алып ниндидер ремикс ясарга була, шул ремикска ул бии ала, һәм шулай итеп татар музыкасына кызыксыну уятырга була. Миллионлаган караучылар була ала. Аннары татарларның кемнәр булуын интернетта эзли башларга мөмкиннәр.
— Мондый эшне кем башлый ала? Айдар Таһировка андый идея килмәстер әлегә. Татар теленә кызыксынуны арттырырга ничек җәлеп итеп була аны?
— Чыгарган контентның кайсы популяр булачагын белеп булмый. Әлегә минем иң популяр булган шушы казакъ һәм татар видеосы, аңлавымча, ул ниндидер рекомендацияләргә эләккән. Бик күп казакълар карады аны. Нәрсәседер кызыксындырырга тиеш инде, ниндидер үзенчәлеге булырга тиеш, һәм интернетта кешеләр карап, лайклар куярга тиеш. Бәлки шундый итеп ясарга кирәктер ул контентны, күпчелек кешегә аңлашылырлык булсын ул. Җиңел генә татар сүзләрен алырга. Супер Алисаның "Татарстан" җыры да бик популяр бит. Шундыйрак форматта берәр клип чыгарырга, мәсәлән, сүзләре җиңел булган, кешеләр кабатлый алган.
— Иң кызыгы — Shuffle биюе татар биюен дә хәтерләтә. Шушы дулкынга ияреп Татар дәүләт бию ансамбле дә берәр тамаша, виртуаль бию чыгара алыр иде. Бусы хыяллардан берсе генә булып кала инде. Үзең кебек, татар телен яраткан, аның киләчәген кайгырткан егет-кызларны табып, ә андыйлар әлегә бар, алар белән берләшеп оешу мөмкинлегенә ничек карыйсың?
— Уңай карыйм, әлбәттә. Ниндидер комьюнити булганда ул бик яхшы. Бергә оештырганда, ул әлбәттә бик уңай әйбер. Бергә идеяләрне берләштергәндә ниндидер яңа әйбер килеп чыгарга мөмкин. Һәм андый танышларым бар. Шул ук дубляж ясарга теләүчеләр дә бар. "Кунг-фу Панда" мультфильмын күреп илһамланып киттеләр һәм мин дә яздырыйм әле, татарчага тәрҗемә итик әле дип яздылар. Шундый әйберләрне эшләргә кирәк дип уйлыйм.
— Телгә алган Clubhouse андый эшләр өчен идеаль платформа, бәлки вакытың булганда моны да эшләрсең, андый танышларың һәм үзеңнең тарафларларың бар икән. Һәр кеше эченнән генә кайнап ятадыр, әмма бер кеше үзе генә шактый эш эшли алса да, җитәрлек булмый инде ул. Үзе генә талпынып карый да, аннан энтузиазмы да сүнә. Ә берләшкән очракта эффекты да башка була. Синең татарлар белән сөйләшкәндә һич тайпылмый торган бер кагыйдәң бар икән. Нинди ул?
— Татарча сөйләшергә дигән принцип. Саф татарча, урыс сүзләрен кулланмыйча, әңгәмә алып бару.
— Ә ул чынбарлыкта килеп чыгамы соң? Менә Казандагы тәҗрибәң нигезендә әйт әле, бүгенге Казанда мөмкинме ул эш?
— Мөмкин. Бары тик уңайсызланмыйча аны дәвам итәргә генә кирәк. Мин сөйләшкән кешеләрнең яртысы урысча җавап бирә иде, яртысы татарча сөйләшергә тырыша иде минем белән. Урысча җавап кайтаручылары, мин һаман татарча сөйләшүне дәвам итә торгач, акрын гына татар теленә күчә иде.
— Ягъни, бу кагыйдә эшли ала инде?
Миңа татарча сөйләшү уңайлы
— Әйе, кеше үзен уңайсыз хис итмәсә инде. Аңлыйм, аларның татар теле камил булмаска мөмкин, алар үзләрен бераз уңайсыз хис итәргә мөмкин. Әмма мин барыбер дәвам итә идем гадәттә. Чөнки миңа татарча сөйләшү уңайлы.
— Ләкин бу бит каршы якның проблемы гына түгел әле, үз ягыңнан да проблем була ала. Чөнки бик күпләр татарча сөйләшүдән кыенсына. Алар үзләре телне камил белә, ләкин җәмгыятьтә шундый караш тәрбияләнгән ки, татарча сөйләшү кухняда, әти-әни, әби-бабай белән генә сөйләшүгә, аралашуга кала.
— Әгәр кызык кеше белән аралашасың, аның әйткән сүзләре сиңа кызык икән, син илһамланып сөйләшергә тырышасыңдыр инде татарча. Әгәр ул кеше синдә хөрмәт хисе уята икән. Шуңа күрә мин кызыклы кеше булырга тырышам.
— Менә бу кагыйдә белән яшәү — хәзер син Германиядә яшисең, анда да татарлар белән аралашасыңдыр — алар белән ничегрәк, читтәге татарлар моңа ничек карый?
— Әлегә мин танышканнары татарча бик яхшы сөйләшә, камил белә. Алар — монда бер-ике ел гына торган татарлар. Кайберләре урысча-татарча сөйләшә. Мин әлегә күп кеше белән танышмадым. Әмма берничә танышым белән горурланам. Чөнки алар татарча камил сөйләшә. Күп телләрне белгән кеше үз туган телен дә яхшы белә.
— Германиядә татар мәхәлләсе Берлин тирәсендә күпсанлы ул. Икенче өлеше — Франкфурт якларында. Анда да татарча белүчеләр бар. Алар да сабантуйлар үткәрә. Әлбәттә, пандемия чорында күп нәрсә чикләнде. Ләкин виртуаль тормыш безне коткара, аралашу өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Син, димәк алар белән, зуррак мәхәлләләр белән элемтәгә кермәдең әле?
— Мин әлегә Берлинда булмадым, алар белән очрашып танышмадык. Әмма Франкфуртта булдым. Гөлнур ханым белән танышып кайттым. Регенсбургта, Нюрнбергта булдым, анда берничә татар кешесе белән таныштым. Әмма онлайн сөйләшү мөмкинлеге бар. Алар белән бераз аралашып торабыз.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!