Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карауны туктатып тора һәм яңа лингвистик экспертиза бәяләмәсе сорый


Мәхкәмә утырышы ун сәгатькә якын дәвам итте.

Татарстан югары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) эшен карауны туктатып торырга булды. ТИҮ низамнамәсенә лингвистик мәхкәмә экспертизасы бәяләмәсе әзерләнәчәк.

Мәхкәмәгә моңарчы тәкъдим ителгән психолого-лингвистик экспертиза бәяләмәсен "МСК-Эксперт" белгечләре әзерләгән. Алар ТИҮ үз әгъзаларын милли һәм дини билге нигезендә каршы тору өчен берләштерә, республиканың федераль үзәктән ныграк бәйсезлек алуы өчен көрәшергә чакыра һәм шундый эшчәнлек алып бара дигән нәтиҗәгә килгән.

Мәхкәмә утырышы башында ТИҮ адвокаты Алексей Златкин оешма низамнамәсенә психолого-лингвистик экспертиза бәяләмәсе белән килешмәвен белдерде һәм бу бәяләмәдә күп кенә хаталар булуын әйтте. Ул әлеге документны белгеч фантазиясе дип атады һәм яңа, бу юлы мәхкәмә бәяләмәсе әзерләүне сорады.

Алексей Златкин
Алексей Златкин

"Тикшерүчеләр күтәргән мәсьәләләр психолог-лингвист компетенциясенә карамый, чөнки дәүләтчелек, территориаль бербөтенлек, ватандашлар хокуклары һәм иреклекләре, ватандашларның билгеле бер билге нигезендә берләшүе һәм төркемнәре психологик түгел, ә социаль һәм сәяси-хокукый категорияләргә керә, шуңа күрә психолог-лингвистның махсус белемнәре моңа җитәрлек түгел", диде Златкин.

Златкин мөрәҗәгатеннән соң хөкемдар яңа бәяләмә әзерләү турында карар итте. Ул Казан федераль университетында әзерләнәчәк. Мәхкәмә белгечләр ТИҮ әгъзаларының 2019 елгы Хәтер көне митингындагы чыгышлары татарчадан урысчага дөрес тәрҗемә ителү-ителмәвен дә сораячак.

Хөкемдар киңәшләшү бүлмәсенә киткәч мәхкәмә бинасында янгын турында кисәтү аудиосы яңгырый башлады. Утырышта булган бөтен кеше бинадан чыгарылды. Әмма соңрак янгын булмавы, кемнеңдер кисәтү төймәсен басканлыгы ачыкланды, әмма кем басканлыгы билгелесез калды.

Киләсе утырыш мәхкәмә лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәк.
2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Юнары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG