Март ае күпләр өчен календар язы башлану белән генә түгел, ә 8 Март бәйрәме һәм аның тирәсендәге ниндидер бер күңелле җанлылык белән дә әһәмиятле. Һәм бу, ни гаҗәп, хатын-кызларга гына кагылмый, хәтта ир-атлар өчен дә шулай. Әлеге бәйрәмнең нигезләрен Совет берлеге таркалып, коммунизм артыннан куып яшәүнең бетүе дә какшата алмады.
8 Мартны хәзерге кебек хатын-кызлар, яз бәйрәме итеп билгеләү башында шул хатын-кызның хокукларын яклау мәсьәләсе торган, шуңа да ул Совет берлеге чорында күпмедер дәрәҗәдә идеологик мәгънәгә дә ия иде. Сул хәрәкәтләр өчен бу әле һаман да шулай. Бәйрәмнең тамырлары XX гасыр башыннан, хатын-кызның тормыштагы һәм җәмгыятьтәге урынын күтәрү өчен башланган көрәш чорыннан килә. Ул чакта, мисал өчен, хатын-кызда хәтта сайлауда катнашу, тавыш бирү хокукы да булмый, җәмгыятьттә ирләр белән бертигез хокукларга ия булу турында әйтеп тә торасы юк. Ә татар-башкортларда бу процесслар ничек барган? Хатын-кыз хокуклары темасы кайчан һәм ничек күтәрелә башлый? Бу өлкәдә хәзерге чорда нинди тәрәккыят бара, гомумән, татар җәмгыяте бүген нинди үзгәрешләр кичерә?
Бу темаларга сөйләшү өчен "Минемчә" студиясенә тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикованы чакырдык. Бүгенге көндә ул Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшли, күпсанлы китап-монографияләр, гыйлми язмалар авторы. Чыгышы белән Уфа якларыннан, хәзер инде тормышын Казан белән бәйләгән, әмма шулай да бар татар дөньясын өйрәнү белән шөгыльләнә.
— Лилия ханым, Сезнең фәнни тикшеренүләр нигездә XX гасыр башына карый. Нәкъ шул вакытта Америка, Европада хатын-кыз хокукларын даулаган хәрәкәт башлана, алар хатын-кызларның эш, гаилә, хосусият хокукларын күтәрә, аларның ирләр белән чагыштырганда эш көне озынлыгы, эш хакының зурлыгы мәсьәләләре дә яңгырый. Бу Көнбатыш дөньясында шулай була. Ә татарда мондый омтылышлар кайчан башлана? XX гасыр башында татар өчен дә шактый зур мөмкинлеклар ачыла бит, аның хатын-кызлары бу хәрәкәткә кайчан, ни рәвешле кушыла?
— Америка, Европадагы хәлләр, тарихи вакыйгалар эчендә кайнаган хатыннар белән татар хатыннары хәрәкәтен чагыштыру кирәкмидер, чөнки татар хатыннараның үз юлы була. Бу мәсьәлә мөселман традицияләренә дә, ул вакыттагы Русиядә барган вакыйгалар, сәяси вазгыятькә дә бәйле. Русиядә хакимият алмашына, коммунистлар килү белән ханым-туташлар, әфәнделәр "товарищ"ларга әйләнә. Татар хатын-кызларына тигез хокуклар "өстән" төшерелә һәм алар моңа әзер дә булмый. Югалып калалар, читләшәләр дә бугай. Совет кешесен ясау шаукымы бит ул вакытта, балаларыгызны бакчаларга бирегез, эшкә чыгыгыз дип кыстый башлыйлар. Кичә генә урамга чапансыз да чыгарга курыккан хатыннар өчен бу гадәтләнмәгән күренеш була.
— Сез әйткән фикер ул совет чоры, ә XX гасыр башында, патша заманындагы хатын-кызлар турында мәгълүматыгыз бармы?
Татар хатын-кызлары хәрәкәтен ир-атлар башлап җибәрә
— Бар. Ул вакытта вазгыять тамырдан башка була. Татарларда Америка яки Европадагы кебек хезмәт хакын алуда тигезлек мәсьәләсе күтәрелми, беренче сафка хатын-кызларны укыту, аларга белем бирү, эш белән тәэмин итү, җәмгыятьттәге урынын үзгәртү кебек мәсьәләләр чыгарыла. Татар хатын-кызлары хәрәкәтен ир-атлар башлап җибәрә. Һәрхәлдә булыша. Европа, Америкада бу башкача була. Гомумән, безнең тарих төрле. Урта гасырларны алганда, мәсәлән, Европада инквизиция вакытында чибәр хатын-кызлар сихерче дип тереләй яндырып үтерелә, мондый куркыныч хәлләр вакытында татар дәүләте башында Сөембикә патшабикәсе утыра. Без башка юл белән барганбыз. Бу дала иркенлегенә дә бәйледер, исламның да йогынтысы булгандыр. Исламда "оҗмах әниләр аяк астында" дигән хәдис тә бар бит. Бу хатын-кызларга карашны күрсәтә.
— Әмма татар җәмгыятендә ирләр әниләргә дә, хатыннарына да урын бирергә ашыкмаган. Гүзәл затларның җаваплылыгы башлыча гаилә, хуҗалык эшләре, балаларны карап тәрбияләү тирәсендә генә булган. Ә массачыл рәвештә хокуклар өчен көрәш кайчан башлана?
Хатын-кызларга белем алу кирәкми дигән караш яшәгән
— Ул хәрәкәт XIX гасырның икенче яртысында башлана. Белем бирү мәсьәләсеннән күтәрелә. Кызлар абыстайларга йөреп укыган, әмма алар чагыштырмача аз булган. Кызлар укый-язарга өйрәнсә, егетләргә хатлар яза башлар дип фикер йөрткәннәр. Хатын-кызларга белем алу кирәкми дигән караш яшәгән, бу аларга карата кимсетү карашы дип уйлыйм. Әмма шәһәрдә буржуаз үзгәрешләр чорында фабрика, заводларга татар хатын-кызлары да эшкә кереп эшли башлый. Николай Беренче патша замынында фәхишәлек рәсми кәсепкә әверелә, монда да татар кызлары килеп эләгә. Татар хатын-кызларының мондый күңелсез хәлләргә төшүен наданлык белән бәйләүчеләр дә була. Шуңа да татар зыялылары катламы җәмгыятьтә кызларны укытырга кирәк дигән мәсьәләне күтәрә, аңлата башлый. Чынында бу белем алу хокукына ия булу мәсьәләсе, тарткалаш була, әмма бу хатыннар һәм ирләр арасында түгел, ә акыл ияләре һәм белемсезләр арасындагы бәхәс.
— Һәм бу көрәш илдәге көрәш кысаларында бара. Шулаймы? Ирләр җәмгыятендә хатын-кызлар көрәшне йомшак кына, шыпырт кына башлый. Мәгърифәтчелекне ныгытудан тыш тагын кайсы өлкәләрдә казанышларга ия була татар гүзәл затлары?
— Кызлар мәктәпләре җәдитчелек хәрәкәтеннән килеп чыга, төпле белемле хатын-кызлар саны арта, шул рәвешле мөгаллимәләр катламы барлыкка килә. Алар кияүгә чыкмаган кызларга дөньяви фәннәрдән белем биргән.
— Татарда әле хәзер дә хатын-кыз урынына дини тәгълимат, Коръән аша карау киң җәелгән. Бу фактор хатын-кыз хокукларын яклау эшенә ни дәрәҗәдә йогынты ясый?
Абыстайлар булмаса, мөгаллимәләр дә килеп чыкмас иде
—Мөгаллимәләр буш урында барлыкка килми, татарда абыстайлар күренеше булган. Алар да аерым социаль катлам булган дип әйтергә мөмкин. Бу безгә генә хас булган күренеш. Ирләре дини белем тараткан булса, абыстайлар да шул ук юнәлештә эш иткән. Абыстай сүзендәге "абыз" тамыры дини белемле кеше дигәнне аңлата. Абыстайлар муллаларның хатыны да, әмма шул ук вакытта алар башлыча мулла кызлары булган. Бу - ябык катлам кешеләре. Алар башкалардан аермалы, белемле кешеләр һәм аларны белем таратучы җаваплы шәхес итеп тәрбиялиләр. Беләсезме, татарның зыялы катламына күз салсак, XX гасыр башында туган, иҗат иткән, татар өчен кадерле шәхесләрне алсак, мәсәлән, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Бакый Урманче, Мансур Мозаффаров һәм башкалар, алар барасы да абыстай балалары.
— Бу үзенә күрә мәгърифәт чаткылары, үз мәктәпләре булмагач, абыстайлар белем бирүнең башында торган.
— Абыстайлар булмаса, мөгаллимәләр дә килеп чыкмас иде. Шул иде фикерем. Алар совет хакимияте өчен мөһим роль уйнаган. Большевиклар хакимияткә килә, мәктәпләр оештыра, анда эшләрлек кеше дә булмаган. Ә татарда хатын-кыз укытучылары инде булган, алар төрки халыкларга Урта Азия, Кавказда белем учакларын оештырган.
— Абыстайлык феномены татарга хас булган дидегез. Чыннан да, башка халыкларда ул булмаганмы? Мәсәлән, ул вакытта алга киткән азәрбайҗаннарда, кырымтатарларда. Тикшереп караганыгыз булдымы?
—Миңа очраганы юк. Азәрбайҗаннар өчен дә татар хатын-кызлары мәктәпләр оештырган, белем биргән. Терегуловлар Тифлиста мөселманнар өчен мәктәп ачкан. Шуңа да абыстайлар катламы безгә хас дип уйлыйм.
— Бүгенге тормышка кайтсак, татар хатын-кызларының иҗтимагый, сәяси өлкәләрдә нинди проблемнары бар? Активлык, активизм ягыннан караганда, ул XX гасыр башындагыга тиңме? Әллә аңа ихтыяҗ юкмы?
Туган тел, миллилек, гореф-гадәтләр – болар барысы да хатын-кыз җилкәсенә төшә
— Бер гасырдан күбрәк вакыт узган, чорлар башка. Сайлау хокуклары бар, эш буенча да хокук бозу юк, фәндә дә бертигезбез. Милли, мәдәни тормышта тел мәсьәләсе беренче урында тора һәм бу җаваплылык гаилә җилкәсенә төшерелде. Татар телен уку мәҗбүридән ихтыярига калдырылды. Нинди телне укый бала, туган телне беләчәкме, миллилек, гореф-гадәтләрне саклап калып буламы – болар барысы да башлыча хатын-кыз җилкәсенә төшә. Татар хатын-кызлары проблемы Русиядәге башка гүзәл затларныкыннан аерылмый һәм ул проблемнар күбрәк шәхсияткә кагыла.
— Хәзер татар теле шәһәрдән югалып бара. Ул әле гаилә эчендә, ваграк һәм бик тар социаль төркемнәрдә бар, ә менә урамнарда, иҗтимагый тормышта ул тагын югала бара. Кайберәүләр хәтта "шәһәрдә татар субкультурасын" үстерү турында сөйли. Сезнеңчә, татарның шәһәр культурасы бармы, яисә татар мәдәнияте авылныкы булып каламы?
— Бар ул, ниндидер учаклар да бар, чаралар да уза, әмма милли мохит аксый. Тулы канлы мохит юк. Татар мәктәпләрендә татар телле мохит бар, әмма алар сан буенча азрак, барысы да татар мәктәбенә йөртә дә алмый. Аның объктив сәбәпләре дә бар. Шуңа да бала гади рус, катнаш мәктәптә белем ала икән, ул милли тормыштан, милли мохиттән читләшә. Татар теле гаиләдә генә кала.
— Бар нәрсәне гаиләгә аударып калу дөресме? Соңгы елларда тел гаиләдә өйрәнелергә, телгә мәхәббәт гаиләдә туарга тиеш дигән фикер ешрак әйтелә.
— Бер яктан бу дөрес, чишмә башы гаиләдә. Әмма телгә ихтыяҗ булырга тиеш. Ихтыяҗ булмаса, аның кирәге юк икән, аны үстерү авыр. Аралашу өчен дә мохит кирәк.
— Шәһәр татарларыннан язучылар, шагыйрьләр күренми. Мондый шартларда татарның шәһәр мәдәнияте хакында сүз йөртеп буламы?
Шәһәр мәдәниятен тел белән генә бәйләп булмый, урыс телле татарлар да шактый
— Гомумән, шәһәр мәдәниятен тел белән генә бәйләп булмый, урыс телле татарлар да шактый, алар тарих, мәдәният белән кызыксына, алар татарга тартыла. Аларны ничек татар дип атамаска мөмкин? Тарихчылар татар тарихын яза, кешеләргә сөйли, менә шул телсез татар кимендә тарих белән кызксынып китә ала, тарихны белү тел өйрәнүгә кертеп җибәрер иде дип уйлыйм.
— Ягъни, тел мөһим түгел, ул форма гына, иң мөһиме – эчтәлекне татар итү. Шулаймы?
— Әйе, беренче чиратта татар рухы булырга тиеш. Кайбер гаиләләргә күз саласың, татарча аралашалар, әмма рухы юк, хәтта милләттән, телдән читенсенү, оялу, аны кирәксезгә санау бар. Урыс теллеләрдә исә, киресенчә, исламга, татар мәдәниятенә тартылу бар. Бу шул милләт рухын саклап калу күренеше.
— Без бүгенге сөйләшүебезне 8 Март бәйрәменнән башлаган идек, инде ахырда кире шуңа кайтабыз. Шәхсән Сез аны бәйрәм итәсезме, Сезнең өчен ул нинди эчтәлеккә ия?
— Минем өчен ул әллә ни зур бәйрәм түгел, бары тик өстәмә ял көне генә. Аны бәйрәм итмим.
—Бу бәйрәмгә дөньяда күптөрле альтернативалар да бар бит, әйтик, әниләр көне, Көнбатышта аны майның башында, ә Русиядә – ноябрь азагында билгелиләр. Бу көн 8 Мартны алмаштыра алмыймы? Әниләр көне бернинди сәяси төсмергә дә ия түгел, май аенда көннәр дә матуррак.
— Әниләр аерым, хатын-кызлар аерым. Совет берлегенең бер тарихы бит ул. Калсын. 23 февраль ирләрне котларга гадәтләнгәнбез, 8 Март гүзәл затларны котлау көне булып калсын.
— Сезне якынлашып килгән хатын-кызлар һәм яз бәйрәме белән котлыйбыз! Бүгенге сөйләшүдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!
* * *
Лилия ханымга тарихчы галимә буларак эшендә дә зур уңышлар телисе иде, бигрәк тә аның мәгърифәтчелек өлкәсендә башлап җибәргән тырышлыкларында. Ул гыйлми эшләр белән генә чикләнеп калмый, ә үз тикшеренүләренең, үз белеменең халыкка да барып җитүе хакында, кешеләрне тарих өлкәсендә агарту хакында уйлана, конкрет гамәлләр башкара.
Лилия Габдрафикова Яндекс.Зен каналы авторы, анда ул тарихи темаларга да, көнүзәк проблемнарга да караган язмалар урнаштыра, бәхәсләрдә катнаша, татар галимнәре арасында андый мәгърифәтчеләр күп түгел, һәм аның бу тырышлыклары һәртөрле мактауга лаек, әлбәттә. Татарны коткарса, шул мәгърифәт коткара инде, бу XX гасыр башында да шулай булган, хәзер, 100 ел үткәннән соң да шулай.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!