Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элвин Грей: "Тямаев Башкортстанда татарларны башкортларга каршы котырта"


"Фирдүскә мәсьәләне хәл итү түгел, пиар кирәк иде", ди җырчы. Моңа кадәр җырчы Фирдүс Тямаев Башкортстанда концертлар куярга рөхсәт бирмәүнең асылында сәяси сәбәпләр ята дип фаразлаган иде.

Җырчы, Башкортстан башлыгының мәдәният киңәшчесе Элвин Грей (Радик Юлъякшин) үзенең Instagram-ында бу атна Башкортстанда Фирдүс Тямаев концертын үткәрмәүгә бәйле үз аңлатмасын бирде. Чыгарган язмасында ул Тямаевны миләтара низаг тудырмаска чакырды.

Җырчы сүзләренчә, ул Тямаевтан шалтырату булгач, шунда ук Уфага барып җитеп, ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерде. Янәсе, шуннан соң 1 минуттан аңа "кирәкми" дигән җавап килгән. "Иртүк уянгач, һәм төрле кешеләрдән Тямаевка бәйле 100дән артык хат күргәч, мин шундый нәтиҗә чыгардым. Әлеге язышу аңа билгеле максатлар өчен кирәк булган. Фирдүскә мәсьәләне хәл итү түгел, пиар кирәк иде", дип язды Элвин Грей.

Тямаевның "Ак барс" хоккей такымы өчен башкарган гимнда да Юлъякшин "башкорт халкын мыскыллау сүзләре" тапкан. "Мин шундый нәтиҗәгә килдем: билгеле төркем тарафыннан (тиешле оешмаларга фамилияләп атый алам) котыртылган әлеге шәхес, Татарстанда хәлләрне болгатып, анда этносларны бер-берсенә каршы оештырып, безнең халыкны болгату өчен, татарларны башкортларга каршы һәм киресенчә котыртып Башкортстанга күчте", дип язып чыкты ул.

Ул шулай ук "әлеге вазгыятьне "Бердәм Русия" фиркасе юристлары контроль итүләре" турында яза, халыкларны талаштырып бүләргә, шуннан соң идарә итәргә телиләр, дигән нәтиҗә чыгара.

Тямаевка "киңәш" итеп Элвин Грей республикаларда милләтара низаг тудырмаска чакыра. "Ахыр чиктә, бу җинаять", ди ул.

Җырчы шулай ук үзенең 10 ел дәвамында ике кардәш халыкның якынаюы өчен хезмәт куюын әйтә. Аерым алганда, аның сүзләренчә, ул Салават Фәтхетдинов, Иркә, Данир Сабиров кебек башкаручыларга "маршрут кәгазьләре" алырга ярдәм иткән.

Фирдүс Тямаев: "Нигә безне ниндидер кысаларга кертергә кирәк?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:28:13 0:00

Бу атнада җырчы Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы Кыргыз-Миякә авылындагы ике көнлек концерты булмый калды. Урындагы түрәләр моны Мәдәният йортын су басу, шул сәбәпле утны сүндерү белән аңлатса да, Тямаев моны уйлап чыгарылган ялган дип атады. Ул җилләр Уфадан, Башкортстанның мәдәният министрлыгыннан килә дип саный, мондый каршылыкларның тууы Куштауны яклаганы өчен үч алу дип уйлый.

Азатлыкның "Минемчә" тапшыруында Тямаев бу низагта Элвин Грей роле турында да сөйләде. "Башкортстанга барыр алдыннан мин Радик Юлъякшинга шалтыраткан идем, хәлләрне аңлаттым, "Безгә ярдәм итә аласыңмы, безне Башкортстанга кертә аласыңмы?" дип сорадым, барырга теләгән шәһәрләр исемлеген дә бирдем. Ул башта белмәмешкә салышты, аннары "Сөйләшәм, бүген-иртәгә җавап бирәм" диде, шуннан соң инде телефонга җавап бирмәде. Бүген ул язып ята, мәсьәләне хәл итәргә тырышырмын дип язган, мин инде "Радик, рәхмәт, кирәкми" дидем. Аңа үпкәләмим, бәлки, чыннан да, бу аңа кызык, кирәк әйбер дә түгелдер", диде Тямаев.

Җырчы әлеге туган низаг уңаеннан Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага мөрәҗәгать итеп, бу хәлгә аңлатма бирүне сорады. Министрлык та техник сәбәпләргә сылтанды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG