Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тантана" бүләген тапшыруда иң яхшы артистлар дип Камал театры артистлары аталды


Камал театры
Камал театры

Татарстанның иң дәрәҗәле театр бүләкләре ияләре билгеле булды.

27 март – Халыкара театр көнендә Татарстанның театр әһелләренә "Тантана" бүләкләре тапшырылды. Чара Камал театры сәхнәсендә узды. Былтыр ул, коронавирус таралуга каршы чикләүләр кертү сәбәпле, онлайн рәвештә генә узган иде.

Тамашаны Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин һәм Тинчурин театры артисты Резеда Сәләхова алып барды. Театр әһелләренә "Тантана" бүләген тапшыру унберенче ел рәттән узды. Күләме 100 мең сум булган премияне 12 номинацияда тапшырдылар. Быел премияне медицина хезмәкткәрләре тапшырды. Артистларны котлар өчен сәхнәгә Covid-һоспитальләрендә эшләгән табиблар һәм шәфкать туташлары менде.

"Иң яхшы ир-ат роле" һәм "Иң яхшы хатын-кыз роле" бүләге Камал театры артистлары Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллинага бирелде.

Былтыр гына булдырылган "Театр тәнкыйтьчесе" дигән яңа номинацияне тапшырырдай кеше табылмадган. "Бездә сәнгать белгечләре кытлыгы бар, шуңа күрә быел без иң яхшы театр тәнкыйтьчесен сайлый алмадык. Аның урынына "намус һәм тугрылык" бүлегендә ике премия тапшырырга булдык", диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. "Намус һәм тугрылык" бүләгенә Качалов исемендәре урыс драма театры артисты Геннадий Прытков белән Камал татар театры артисты Хәлим Җәләлов ия булды.

Быел "Тантана" премиясе белән беррәттән театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен Дамир Сираҗиев исемендәге премия дә тапшырылды. Премия 1999 елдан бирле тапшырыла. Быел аны Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова, "Әкият" курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев һәм театр рәссамы Елена Сорочайкинага тапшырдылар.

Казан мэрының махсус бүләген Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин белән "Әлиф" иҗат берләшмәсенең "Sak-Sok" спектакле алды. Премияне Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды.

Былтыр Нурбәк Батулла һәм Марат Казыйхановның "Sak-Sok" перфомансы "Context. Diana Vishneva" дип аталган яшь хореографлар бәйгесенең ике бүләгенә лаек булган иде. "Sak-Sok" перфомансы тамашачы мәхәббәтен яулаган булса, Нурбәк белән Марат "иң яхшы биюче" номинациясендә җиңеп чыкты.


Җиңүчеләр:

  • "Дебют" номинациясе – Чаллы татар театры артисты Винер Фәйзуллин. "Шәһәр. Нокта. Брежнев" спектакле.
  • "Иң яхшы эпизодик роль" – Тинчурин театры артисты Резеда Сәләхова. "Сәйдәш. Йокысызлык" спектакле.
  • "Намус һәм тугрылык" – Качалов театры артисты Геннадий Брутков һәм Камал театры артисты Хәлим Җәләлов.
  • "Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль" – җырчы Айдар Сөләйманов, "Алтын Казан" мюзиклы.
  • "Курчак театрының иң яхшы артисты" – "Әкият" театры артистлары Дилүс Хуҗахмәтов белән Юрий Чүктиев. "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле.
  • "Балалар өчен иң яхшы спектакль" – Кариев яшь тамашачы театрының "Мио, минем Мио" һәм Казанның яшь тамашачы театрының "NEDOросль" спектаклелләре.
  • "Иң яхшы актерлар ансамбле""Моң" спектакле артистлары.
  • "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" – Бөгелмә шәһәренең урыс драма театры артисты Анастасия Азорова. "Танцы на праздник урожая" спектакле.
  • "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле" – Буа татар сатира театры артисты Булат Гәрәев. "Тәүбә" спектакле.
  • "Иң яхшы ир-ат роле" – Камал театры артисты Эмиль Талипов. "Хуш, авылым" һәм "Хуш, авылым. Хыял" спектаклләре.
  • "Иң яхшы хатын-кыз роле" – Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина. "Хуш, авылым" һәм "Хуш, авылым. Хыял" спектаклләре.
  • Дамир Сираҗиев исемендәге премия – Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова, Әкият театры баш режиссеры – Илгиз Зәйниев, театр рәссамы Елена Сорочайкина.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG