30 мартта Чаллыда язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фатирында тентү узган. Бәйрәмова Азатлыкка хәбәр итүенчә, башта аны шәһәрнең Электротехниклар полиция бинасында урнашкан экстремизмга каршы көрәш бүлегенә чакыртканнар. Анда Бәйрәмовага Казанның Совет районы мәхкәмәсенең тентү турында карарын тапшырганнар. Тентү 2020 елның 5 июнендә ачылган жинаять эше нигезендә оештырылган. Әлеге эш 2019 елның 12 октябрендә Казанда Татар иҗтимагый үзәге уздырган Хәтер көне белән бәйле диелә.
Тентүне Чаллы полициясенең экстремизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Илназ Дәрзәманов һәм Артур Батькаев уздырган. Пүнәтәйләр булып татар активистлары Тәлгать Әхмәдишин һәм Газиз Таҗиев катнашкан. Тентү вакытында Фәүзия Бәйрәмованың язу өстәленнән ноутбугы һәм башка кайбер әйберләр алынган. "Тыелган әдәбият табылмады. Тентү чагыштырмача тыныч шартларда үтте", диде Бәйрәмова.
Мәхкәмә документларына караганда, җинаять эшен Татарстан тикшерү комитеты Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә шәхесләре ачыкланмаган затларга карата ачкан. Әлеге эш нигезендә тикшерү эшләре 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк диелгән.
2020 ел июнендә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага аның 2019 елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!