"Татар биюенә Гай Таһиров нигез салды, башкорт биюен Фәйзи Гаскәров ясады", дип башлады чыгышын Татарстаннның халык артисты, галимә Раилә Гарипова. Аның сүзләренчә, хәзер яшьләргә татар биюенең дәрәҗәсен төшермичә, аны тагын да югарыга күтәрергә кирәк.
"Мин моны гомерем буена эшләдем, ләкин әле эшләп бетермәдем дип уйлыйм. Аннан соң безнең үзешчән сәнгать осталары бик начар киенә дияр идем. Кайчак аларны күргәч җылыйсы килә. Биючеләрнең киемнәренә дә игътибар итәргә кирәк", дип җиткерде ул.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле туристларга да, гади кешеләргә дә татар биюен өйрәтә ала, тик аның сәхнә проблемы бар, дип өстәде ул.
Ансамбльгә киләсе елда 85 ел тула. Әмма безнең сәхнәбез юк
"Ансамбльгә киләсе елда 85 ел тула. Әмма безнең сәхнәбез юк. Сәхнәбез булса, без ел дәвамында татарча биергә өйрәтер идек. Безнең репетиция өчен билгеләнгән кечкенә генә залда оркестр да, хор һәм бию төркеме дә бергә утыра", диде ансамбльнең баш балетмейстеры.
Хореограф Дәүләт Умеров татар биюе өч аякта басып торырга тиеш, дип санавын әйтте. "Аның беренче аягы - сәнгать. Сәнгать - ул безнең Раилә Гарипова, Гай Таһиров, Фәйзи Гаскәров кебек балетмейстерлар.
Биюнең икенче аягы исә - уку. Бу зур проблем хәзер. Казанда сәнгать интитуты бар, әмма анда татар биюенең кафедрасы юк. Казан бөтендөнья татарларының мәркәзе санала, ә шушы үзәктә татар биюенең ни өчендер кафедрасы юк. Бу аяк әлегә аксый.
Русиядә этник биюләр тирәнтен өйрәнелмәгән
Өченче аяк - ул фән. Татар биюендә фән гомумән юк. Гай Таһиров заманында 60нчы елларда биюләрне җыйган. Без бүген шушы биюләргә карап хәрәкәтләрне эшлибез. Шуннан башка бүтән юк", диде Умеров.
Аның сүзләренчә, Русиядә Совет берлегеннән башлап этник биюләр тирәнтен өйрәнелмәгән. Мондый биюләрне санаулы хореографлар гына өйрәнгән. Хәзер Мәскәүдә урыс биюен күтәрәләр. Татарларның милли биюләрен дә шулай өйрәнергә кирәк, дип белдерде Умеров.
Бию нигезләрен үзе туып үскән Үзбәкстанда алган һәм хәзер Казанда яшәүче хореограф Нигина Низамиева үзбәк биюе кануннарын дөньяның теләсә кайсы илендә яшәүче үзбәкнең белүен әйтте. Чөнки үзбәк биюенең билгеле бер мәктәбе бар, диде ул.
Татар биюенең тәртибе юк, чөнки аның мәктәбе юк
"Татар биюен өйрәнгән кеше тиешле хәрәкәтләрне тиешле бию кануннары белән өйрәнсә, биюдә тәртип була. Казанга килгәч татар биюенең беренче, икенче, өченче хәрәкәтләрен сорадым. Төрле кеше төрлечә әйтте, татар биюенең тәртибе юк, чөнки аның мәктәбе юк. Мондый мәктәп булдырылса, татар биюенә дә тәртип кертә алабыз", диде ул.
Сөйләшүдә татар биюен ничек итеп дөнья күләмендә танытып була дигән сораулар да яңгырады. Бу сорауга биюче Нурбәк Батулла татар һәм башкорт биюләрен чагыштырып аңлатырга тырышты.
"Миңа нишләптер башкорт, кавказ, чегән биюләре күңелгә якынрак тоела, ә татар биюен биегәндә эчемдә ниндидер конфликт туа. Мин моны бер урамдагы егет күзлегеннән чыгып әйтәм.
Миндә әти-бабайдан күчкән кызу кан бар. Ә миңа ботларны кыскан бию тәкъдим итәләр
Миндә ничектер бабайдан, әтидән күчкән киң хәрәкәтләр ярата торган, сугышырга ярата торган, кызлар кочарга ярата торган кызу кан бар. Ә миңа нишләптер ботларны кыскан бию тәкъдим итәләр. Мин аны үзем белән туры китерә алмыйм ничектер. Бу минем биюем түгел кебек. Башкорт биюе ничектер якынрак. Ә бәлки мин башкорттыр? Альберт Исмаил әнә 35-40 яшен тутыргач үзенең башкорт икәнен аңлады. Җанисәп булганчы бәлкем миңа да, мин - башкорт, дип әйтергәдер", дип шаяртып алды ул.
Батулла шушы урында, без үз биюебез белән канәгатьме соң дигән сорау тууын әйтте.
Проблем төптәрәк: татар биюеннән без үзебез канәгатьме?
"Шулай ук тагын бер сорау бар. Әгәр син үз мәдәниятеңнән канәгать булмасаң, проблем бәлки үзеңдәдер? Безгә татар биюен таныту дип әйткәндә, башта сорауны дөрес куярга кирәктер? Татар биюен танытуның юлы билгеле - яхшы СММчы, матур кием, матур видео һәм интернетка чыгару. Минемчә, татар биюен таныту - ул проблем түгел. Проблем төптәрәк - татар биюеннән без үзебез канәгатьме, түгелме?
Башкорт биюен Фәйзи Гаскәров уйлап тапкан. Ул аны монда эшлисе булган. Аның эше - татар биюе булырга тиеш булган. Костюмнар, музыкасы, хәрәкәтләр эшләнгән. Тик Казанда конфликт килеп чыккан. Татар тарихында андый мисаллар буа буарлык", диде биюче Нурбәк Батулла.
Түгәрәк өстәл барышында "Калеб" яңа буын җыены кысаларында "DÄRMAN" бию студиясен булдыру идеясе турында да фикер алыштылар.
Кариев театры мөдирәсе Луиза Янсуар сүзләренчә, "DÄRMAN" бию студиясе теләгән һәркемгә татарча биергә өйрәтәчәк.
"Дәресләр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Профессиональ хореографлардан остаханәләр оештырылачак. Бию мәктәбе онытылып барган милли татар уеннары рәвешендә оештырылачак", дип белдерде ул.
"DÄRMAN" бию студиясенең җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова түгәрәк өстәл ахырында теләгән һәркемне катнаштырып, татарча биюдәге төп элементларны күрсәтеп узды.
Фламенко укытучысы Гөлсинә Галимуллина Азатлыкка Казанда татар биюе мәктәпләре җитмәве турында сөйләгән иде. Бу чарада ул да катнашты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!