Татарстан президенты каршындагы Габдулла Тукай дәүләт бүләге комиссиясе 2021 елгы лауреатларны атаган. Азатлык чыганакларыннан билгеле булганча, быел дәүләт бүләге язучы Факил Сафинга, актриса Дания Нуруллинага һәм рәссам Григорий Эйдиновка бирелә. Татарстан президенты әлегә соңгы сүзен әйтмәгән.
Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин "Саташып аткан таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен Татарстан язучылар берлегеннән тәкъдим ителде.
Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Бөтендөнья татар конгрессы аша, Григорий Эйдинов графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге аша тәкъдим ителгән иде.
Тукай премиясе лауреатлары 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә бүләкләнәчәк.
2021 елда Тукай бүләгенә намзәтләр:
- Факил Сафин – "Саташып аткаң таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен;
- Лемон Леронов (Ләбиб Лерон) – "Кояшны кочкан малай", Җил көймәсе", "Әкиятче малай" балалар китаплары өчен;
- Марат Әмирханов – "Казан-йорт", "Олуг Мөхәммәд", "Бибимәмдүдә абыстай" тарихи романнары өчен;
- Мансур Гыйләҗев – Татарстан республикасының милли мәдәниятенә, аерым алганда театр һәм кино өлкәсендә күп еллар дәвамында керткән өлеше һәм "Микулай" пьесасы өчен;
- Дания Нуруллина – татар театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм татар театры эволюциясендә этаплар булырлык сәхнә образлары тудырган өчен;
- Мәдияр Хаҗиев – "Мелодии родного края" картиналары сериясе иҗат иткән өчен (44 картина);
- Фирдәвес Ханов – күпъеллык, уңышлы иҗади хезмәте һәм Татарстан республикасының милли архитектурасына керткән зур өлеше өчен (Җәмигъ мәчете, Тукай паркы, Красный Ключ һәм башка эшләре);
- Григорий Эйдинов – Татарстанда графика һәм китапларны бизәү сәнгатенә керткән зур өлеше өчен;
- Рушан Шәмсетдинов – Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен.
Тукай бүләге
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. Бүләкне тантаналы рәвештә 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә тапшыралар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!