Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур театры баш режиссеры Рифкать Исрафилов "Алтын битлек" алды


Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Рифкать Исрафиловка "Алтын битлек" бүләге театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бирелде.

Оренбур драма театры баш режиссеры, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Рифкать Исрафилов "Алтын битлек" Русия федераль театр бүләген алды. Аны театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләкләделәр.

Рифкать Исрафилов Башкортстанның Мәчетле районы Яңа Мөслим авылында туып үскән. Ул башкорт театрын яңа югары дәрәҗәгә күтәргән режиссерларның берсе дип бәяләнә. Исрафилов иҗат иткән спектакльләр аша күп кенә актерлар дан һәм танылу алды.

Мәскәүдә театр институтында укыган елларында ук Исрафилов Уфада Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театрында Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану"ын сәхнәгә куя. Диплом спектаклен дә шул ук театрда чыгара – ул Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестен сәхнәләштерә. 1981 елда Исрафилов Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссеры итеп куела. 1997 елдан Максим Горький исемендәге Оренбур драма театрын җитәкли.

Моннан тыш, "Алтын битлек" премиясе Казанда яшәүче драматург Динә Сафинага да бирелде. Бүләккә ул "Угол" үзәгендә иҗат ителгән "5 mm/h" спектакле өчен лаек булган.

Күптән түгел Динә Сафина һәм Ксения Шачнева Казанның MOÑ театр мәйданчыгында "Чын татар" тамашасы куйган иде.

2018 нче елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" илкүләм театр премиясе лауреаты булды.

"Алтын битлек" премиясе 1993 елда Русия театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. Әлеге бүләк театр сәнгатенең барлык төрләрендә иң яхшы эшләренә бирелә. Узган елда пандемия сәбәпле премияне тапшыру тантанасы онлайн узган иде. Быел аны "Зарядье" концерт залында тамашачылар җыеп тапшырдылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG