Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: коронавируска каршы вакциналау бик әкрен бара


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты вакциналау без теләгәнчә бармый дип белдерде һәм депутатларга шелтә ясады.

Татарстанда коронавирустан атна саен кешеләр үлә. Вакциналау рәсмиләр теләгәнчә бармый. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында белдерде. Әлеге мәсьәлә депутатларның чикләүләр алыначакмы дигән соравыннан соң күтәрелде.

"Атна саен коронавирустан берничә кеше үлә. Ковид беркая да китмәде. Инде атна дәвамында бер дәрәҗәдә торабыз. Көненә 32-38 кешедә ачыклыйбыз. Телевидение карасагыз, кайбер Европа илләре бөтенләй ябыла. Әгәр дә мәсьәләгә җиңел карасак, ә андый теләкләр бар, без вазгыятьне тотып тора алмаячакбыз. Пандемиянең өченче дулкыны бездән торачак. Бүген бездә җитәрлек вакцина бар, ләкин вакциналау без теләгәнчә бармый. Кичә 5,5 мең кеше ясаткан. Без көненә 10 мең кешегә ясату дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Антитәнчекләр дәвамлы түгел. Без карап барган төркемдә 3 мең кешедә коронавируска каршы иммунитет декабрьдә 51 процент иде, күптән түгел 38 процентка калды. Антитәнчекле кешеләр азая", диде ул.

Миңнеханов кайбер депутатларга шелтә дә белдерде.

"Депутатлар үрнәк булырга тиеш. Мөслимә Хәбриевна (Мөслимә Латыйпова – "Бәхетле" ширкәте мөдире, Дәүләт шурасы депутаты), синең битлегең дә юк, һичьюгы, яныңа алып куй. Кешеләр белән сөйләшкәндә битлектән йөрегез. Бу мәсьәлә Русия думасы депутатларына да кагыла. Бер сәламәтлек саклау өлкәсе дә үз эшен башкарырга өлгермәячәк. Дарулар җитәрлек, ләкин вакциналау кирәк. Без районнарга шундый йөкләмә куйдык. Әйе, бу ихтыяри булырга тиеш, әмма кеше вирус йоктырса, ул үзенә генә зыян салмый", диде президент.

Миңнеханов Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Алексей Песошин вакцина ясатачагын әйтте. Президент хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәровның антитәнчекләре булуы әйтелде. Моңа кадәр Миңнеханов үзе, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев вакцина ясаткан иде.

Бүгенгә Татарстанга китерелгән 292 мең вакцинаның 220 меңе генә кулланылган. Республикада чикләүләрне алыр өчен халыкның 60 процентына вакцина ясату кирәк. Сүз 1 млн 835 мең кеше турында бара. Рәсми мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 20 203 кеше коронавирус йоктырган, 451 кешенең гомере өзелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG