Accessibility links

Яһүд автоном өлкәсе җитәкчесе: төбәкне Хабаровски крае белән кушуны халык кына хәл итә ала


Ростислав Гольдштейн
Ростислав Гольдштейн

"Төбәкне берләштерү мәсьәләсен анда яшәүчеләр генә куя ала, Марат Шакирҗанович Хөснуллинның шәхси фикеренә бәйсез рәвештә" дигән губернатор.

Яһүд автоном өлкәсе губернаторы Ростислав Гольдштейн төбәкне Хабаровски крае белән берләштерү турында карарны анда яшәүчеләр генә кабул итә ала, дип белдерде. Бу сүзләре белән ул Русия вице-премьеры Марат Хөснуллинның ике төбәкне кушу турында фикеренә җавап бирде.

"Берләштерү яки берләштермәү мәсьәләләрен бары монда яшәүчеләр генә куя ала, һәм алар моны Марат Шакирҗанович Хөснуллинның шәхси фикеренә бәйсез рәвештә хәл итәчәкләр" дигән Гольдштейн РИА Новости өчен белдерүендә.

Губернатор сүзләренчә, Русия хөкүмәте рәисе урынбасары, президентның Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев Яһүд автоном өлкәсе белән көн саен шөгыльләнә һәм аерым мөнәсәбәт белән карый. "Федераль дәрәҗәдге югары вазифа биләүче түрәдән аерым бер төбәк, атап әйткәндә, Яһүд автоном өлкәсе белән шөгыльләнәсе килмәве турында ишетү шактый көтелмәгән әйбер. Андый сораулар президент яки премьер-министр дәрәҗәсендә хәл ителә. Икътисад ягыннан үсеш алган төбәкләр белән эшләве җиңел, Яһүд автоном өлкәсе – катлаулы субъект, монда көч куярга туры килә" дип өстәгән Гольдштейн.

Аннан алда Марат Хөснуллин Русиядә төбәкләрне бер-берсенә кушып, эреләтергә кирәк дип белдергән иде. "Әлегә бу минем шәхси фикерем, рәсми позиция түгел. Ул хөкүмәт белән килештерелмәгән. Минемчә, безгә 85 төбәк (аннексияләнгән Кырым һәм Акъярны кертеп - ред.) кирәкми. Иң элек эшне шуннан башларга кирәк. Минем Яһүд автономияле бүлге белән шөгыльләнәсем килми. Аны Хабаровски крае белән берләштерергә кирәк һәм губернатор шуның белән шөгыльләнсең. Яки Курганны алыйк. Ни өчен 190 километр ара гына булуына карамастан, курганнар төмәннәрдән начаррак яшәргә тиеш? Берсенең нефтьтән кереме бар, икенчесенең – юк. Нәрсә, алар башка ил кешеләреме?", диде вице-премьер.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG