Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман әдәбияты бастыручы "Умма" нәшрияты җитәкчесе кулга алынган


Асламбек Эжаевны террорчылыкны финанслау маддәсе белән ике айга сак астына куйганнар.

Мәскәүдә "Умма" нәшрияты җитәкчесе Асламбек Эжаев кулга алынган. Аны террорчылыкны финанслауда шикләнәләр. Эжаевның кулга алынуын "Кавказский узел" медиасына адвокаты сөйләгән.

28 апрелҗдә Эжаевның өендә тентү узган, аннан соң аны тоткарлаганнар. "Тикшерү фаразынча, аның банк хисабына акча күчергәннәр, ул акчаны ул билгесез кешеләргә җибәргән. Чынлыкта бу акчалар китапларны күмтәрләп сатып алучылардан түләү булган" дигән адвокат.

"Опер слил" Telegram-каналы чыганагын күрсәтмичә язганча, ФСБ Эжаевны террорчы төркемгә акча җибәрүдә шикләнә: 2012 елның декабреннән башлап, ул "Сбербанк Онлайн" аркылы акча җыю оештырган, шул рәвешле, 34 миллион сумнан артык акчаны Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террорчы төркеменә җибәргән дип саный.

Элегрәк "Умма" нәшрияты бастырган берничә китап Русия мәхкәмәләре тарафыннан экстремист әдәбият дип танылган иде. Шул исәптән, Коръәннең урыс телендәге тәфсире дә экстремист дип тыелган әдәбият исемлегенә кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG