Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәктәптәге атыш корбаннары белән хушлаштылар


Әмир Шәйхетдиновны җирләү
Әмир Шәйхетдиновны җирләү

Корбаннар Казанның Курган, Самосырово һәм Балык Бистәсе районындагы зиратларда җирләнде.

Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында һәлак булучыларның җәсәдләрен 12 майда Казанның Себер трактында урнашкан моргтан туганнарына тапшырдылар. Бу урын камап алынган, бары тик туганнары гына кертелде. Мәетханә янында берничә катафалк торды.

Казанда атыш корбаннары белән хушлашалар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00

Моргта "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин да бар иде. Ул һәлак булучыларны соңгы юлга озатуны оештыруда ярдәм итте. Имамның улы Әмин Хәйруллин да җәрәхәт алды, операция кичерде. Аның ике улы да фаҗига булган вакытта мәктәптә иде.

"Олы улым энесен табып, ашыгыч ярдәм машинасына алып барган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Корбаннар Казанның Курган, Самосырово һәм Балык Бистәсе районындагы зиратларда җирләнде.

Казанның мөселман зиратында Әмир Шәйхетдиновны җирләделәр. Аңа 14 яшь иде. Әмир 175нче гимназиясенең 8нче сыйныфында укыган.

Казанда мәктәптәге атышта һәлак булган 14 яшьлек Әмирне җирләделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:18 0:00

Казанның мөселман зиратында шулай ук Илзия Нәгыймуллина һәм Дамир Гайнетдинов җирләнде.

11 майда Казанның 175нче мәктәбенә 4 ел элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүм итте. Мылтыктан ут ачып, ул җиде баланы һәм ике укытучыны үтерде, ике дистә кеше яралар белән хастаханәгә эләкте.

12 май Татарстанда матәм көне игълан ителде, Казан мәктәпләрендә дәресләр булмады.

Илназ Галәвиев

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG