Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: социаль челтәрләрдә деструктив хәбәрләргә каршы канун өлгесе әзерләнәчәк


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Парламент рәисе сүзләренчә, яңа канун нигезендә экстремистик, террорчыл, "колумбайн" рухтагы хәбәрләр томалана башларга мөмкин.

Татарстан Дәүләт шурасы интернетта, социаль челтәрләрдә таралучы "куркыныч контент"ка каршы көрәш башлый. Бу хакта 19 майда парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат көне уңаеннан журналистлар белән очаршуда белдерде. Аның сүзләренчә, депутатлар канун өлгесе әзерләячәк. Бу атнада Дәүләт шурасында махсус эшче төркемнәр дә оештырылган.

"Интернетта, социаль челтәрләрдә таратылучы деструктив мәгълүматлар, экстремистик рухлы хәбәрләр бар. Безнең бурыч – пәрәвездә "куркыныч контент" булдырмау өчен канун нигезе булдыру. Социаль челтәрләр һәм башка платформалар мондый мәгълүмат чыгаруны томаларга өйрәнер дип уйлыйм. Безне спиртлы эчемлекләр, вейп, наркотик, сүгенүне хуплау, гаиләгә һәм ата-аналарга каршы пропаганда алып бару борчый. Шантаж, көчләү, экстремизм, сатанизм, "колумбайн" – мәктәптә атышларны алга сөрү бик борчу уята. Социаль челтәрдә кайберәүләр 175нче гимназия фаҗигасен яклап та чыга. Моны берничек тә аңлатып булмый. Без булдырган дүрт эшче төркем аша канун өлгесе әзерләнәчәк. Кирәк икән, федераль дәрәҗәдә, йә үзебезнең кауннар аша бу мәсьәләне көйләрбез", диде ул.

"Кызганыч, бүген хайп эзләп, нигезле тәнкыйтьләү урынына дәлилсез гаепләүләр, фейк тарату белән шөгыльләнүчеләр бар", дип тә белдерде Мөхәммәтшин.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда газет-журналларны сатуга чыгару авырлашуын да әйтте. Киосклар саны ягыннан Татарстан Идел буе федераль бүлгесендә соңгы урынга төшкән. Бүген республикада 199 киоск бар, шуларның 125е Казанда. Хәзер Татарстан хөкүмәте бу хәлне чишү юлларын карый.

Татарстан җитәкчелеге тискәре хәбәрләрне контрольгә алу турында беренче тапкыр гына белдерү ясамый. Моңа кадәр республика президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров начар хәбәрләрне контрольдә тотып, аларны федераль дәрәҗәгә чыгармау юллары турында сөйләгән иде. Татарстанга бәйле тискәре хәбәрләр җанисәп, Русия думасы сайлавында, туган телләр елы кысаларында таралырга мөмкин, дип белдерде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG