Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Навальный тарафдарларына сайлануны тыючы канун кабул итте


Русия думасы утырышы, архив фотосы
Русия думасы утырышы, архив фотосы

Яңа канун экстремист һәм террорчы оешмаларына кагылышы булган затларга Русиядә сайланып куела торган дәүләт оешмаларына сайлануны тыя.

Русия думасы өченче һәм ахыргы укылышта эксремист һәм террорчы оешмаларына кагылышлы булган затларга сайлауларда намзәт буларак катнашуны тыя торган канун кабул итте. Җәмгыятьтә бу канунны "Навальный тарафдарларына каршы канун" дип йөртәләр. Әлеге канун Русия думасында ашыгыч төстә кабул ителде, ул 18 майда карала башлаган иде.

Документ авторларының берсе Василий Пискарев бу ашыгычлык сәбәбен канунны сентябрьдәге дума сайлауларына кадәр кабул итәргә теләүләре белән аңлатты.

Яңа канунга ярашлы, экстремист дип танылган оешмага нинди дә булса кагылышы булган кешеләр Русиядә сайлап куела торган теләсә-кайсы органга сайлана алмый. Бу тыю оешма җитәкчеләре, анда катнашучылар, волонтерларга гына кагылмый, гомумән, оешмага финанс, киңәш белән, матди яктан яки "башка төр" ярдәм күрсәтүчеләргә дә кагылачак.

Башка канунардан аермалы буларак, бу канун "арткы көчкә" дә ия, ягъни ул оешманы экстремист дип таныганга кадәр өч ел эчендә бу оешмага ярдәм күрсәтүчеләргә дә кагылачак.

16 апрельдә Мәскәү прокуратурасы оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фонды, Навальный штаблары һәм "Ватандашларның хокукларын яклау фонды" оешмасын экстремист дип тану турында шикаять бирде.

Әлеге оешмалар булып кыланып, чынлыкта Русиядә "теләнмәгән" дип танылган чит ил һәм халыкара оешмалар эшли, дип белдерде прокуратура.

Апрель ахырында Росфинмониторинг Алексей Навальный штабларын экстремистлар һәм террористлар исемлегенә кертте.

Моңа кадәр шушы ук канун өлгесен эшләгән төркем думага "теләнмәгән" оешма эшендә катнашкан өчен җәзаны кырыслатучы канун өлгесе дә кертте.

Быел сентябрьдә Русия думасына сайлаулар узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG