Проектның беренче көнендә - 3 июньдә Түбән Кабан күле яр буендагы палубада актив ял сөючеләр йога белән шөгыльләнә алды. Чарага 15ләп кеше килгән иде, вакыты җайлы булсын өчен күнегүләрне кичке җидедә башлап җибәрделәр. Чараны йога укытучысы Ләйсән Бикмуллина һәм "Тәртип" радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров алып барды.
Ләйсән Бикмуллина йоганың файдасы әйтеп бетергесез, ди. Йоганың торышлары, асаналары (профессиональ термин, гәүдә торышы – ред.) умыртка баганасын дөрес, туры итеп тотарга булыша, йога белән шөгыльләнгәндә күкрәк читлеге киңәя, кеше дөрес, иркен, тирән итеп сулыш ала, ә дөрес итеп сулыш алу кешегә эчке халәтен тынычландырырга ярдәм итә, ди тренер. Ләйсән Бикмуллина Азатлыкка сөйләвенчә, ул дәресләрен бары тик урысча алып бара һәм әлеге чарадагы тәҗрибә шәхсән үзенә тел белән бәйле ачышлар ясарга ярдәм иткән.
— Мин үземнең һөнәри эшчәнлегемдә бары тик урыс телен генә кулланам. Бүген йоганы татар телендә алып бару авыр булды дип әйтә алмыйм, әмма кайбер төшенчәләрне еш кулланмаганлыктан, аларны татарчага тәрҗемә итү бераз авыррак булды. Мәсәлән, янбаш, җилкә кебек сүзләр. Кайбер сүзләргә тәрҗемә бөтенләй таба алмадым, мәсәлән урысча "расслабиться" дигәнне мин татарчага бөтенләй тәрҗемә итә алмадым, әллә татарлар "расслабиться" итә алмыймы икән, нишләп тәрҗемәсе юк икән, дигән нәтиҗә ясадым. Әйе, йомшарту сүзе бар, әйтик мускулларны йомшарту, әмма бу тәрҗемә чын мәгънәне ачмый кебек. Бәлки шушындый чаралардан соң, лингвистлар, филология белгечләре тәрҗемәсен миңа әйтеп аны киң кулланышка кертеп җибәрә алырбыз, - ди Ләйсән.
Мәдинә Латыйпова бу көнне Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган булган. Дус кызы әйдә татар телле йогага барыйк дигәч, кызыгып бирегә килгән.
— Миңа бик тә ошады, бигрәк тә чараның татар телендә алып барылуы. Чөнки, мәсәлән, минем өчен татарча мәгълүматны кабул итү җиңелрәк, шуңа күрә йога белән рәхәтләнеп шөгыльләндем дип әйтеп була, - диде Мәдинә.
"Тәртип" радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров әлеге чарада алып баручы вазифасын да башкарды. Дөресрәге, йога хәрәкәтләре арасында юмор кыстырып, чараны җиңел уздырырга ярдәм итте. Айваз Садыйров та татар теле халыкның көндәлек тормышына тирән керергә тиеш дигән фикерен җиткерде.
— Бүгенге көндә телебезне нигәдер экспонат рәвешенә кертеп барабыз, сакларга кирәк, кулланырга кирәк дибез дә, шуннан ары уза алмыйбыз. Ә тел — ул корал, ул безнең көнкүрешкә керергә тиеш. Әдәбият, театр, киңкүләм мәгълүмат чараларының коралы гына булып калырга тиеш түгел, ә халыкның да эш коралына, сөйләм һәм гомумән яшәү коралына әйләнергә тиеш. Һәм әлбәттә, безнең заман белән барлыкка килгән яңа өлкәләрдәге әйберләр дә татар телендә башкарылырга тиеш. Татарда элек йога дигән нәрсә булмаган, ләкин әгәр ул кешелек дөньясына кергән икән, нигә ул татарча узмаска тиеш? Шундый чаралар никадәр күбрәк булса, татар теленең дә һәр өлкәгә керүе, интеграциясе тизрәк һәм җиңелрәк үтәр дип саныйм мин, - ди Айваз.
"Хәрәкәттә-бәрәкәт" проектын Казан шәһәре мэриясе булдырган. Җәй буена шәһәрнең төрле ял итү парклары һәм мәйданчыкларында 14 чара узачак. Алып баручылар — татар мәдәниятендә танылган шәхесләр, алар арасында биюче Нурбәк Батулла, "Казан" бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова, Татарстанның җыр һәм бию ансамбле җырчысы Алсу Мәгъсүмҗанова һәм башкалар.
Йогага килгән Галиябану Минһаҗи фикеренчә, җәй буена 14 чара гына үткәрү бик аз.
— Бу чара турында ике көн элек Instagram аша белдем. Без төрле җирләргә барып спорт белән шөгыльләнә алабыз, әмма алар барысы урыс телендә уза, татар теле ниндидер театр теле булып кына кала сыман. Болай булырга тиеш түгел, кеше татар телен һәркөн, һәр җирдә кулланса, телебез дә үсеш алып, киңрәк тарала башлар иде. Казан мэриясе бик шәп чара оештырды, әмма өч айлык җәй буена 14 чара ул бик аз, минемчә. Күбрәк булса нәтиҗәсе дә әйбәтрәк булыр иде, - диде Галиябану.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!