Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховның әнисе җәйге эсседә изолятор шартлары тагын да кыенлашуын әйтә


Гөлнур Хөсәинова
Гөлнур Хөсәинова

Сәяси тоткын Азат Мифтаховның әнисе һәм сеңлесе аның белән тикшерү изоляторында күрешергә тиеш иде. Очрашуга әнисе генә керә алган.

Мәскәүдә ике ел ярым диярлек тикшерү изоляторында тотылучы сәяси тоткын Азат Мифтаховның яшәү шартлары тагын да начарайган. Соңгы атналарда Русиянең купчелек төбәкләрендә урнашкан гадәттән тыш эсселек аркасында төрмә камераларында кызу, тынчу, суларга һава җитми. Бу турыда Азатлыкка Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова сөйләде.

25 июнь Гөлнур ханым Азатның сеңлесе Зөлфия белән "Бутырка" изоляторына улы белән күрешергә килде.

"Мин генә күрешә алдым, кызымны вак кына бер сәбәп табып, кертмәделәр" дип сөйләде ул.

"Кызым белән икебез өчен дә рөхсәт сораган идем. Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә паспорт номерында бер санны ялгыш язганнар да, рөхсәт кәгазендәге шул хата аркасында Зөлфияне кертмәделәр. Елардай булса да, минем янда үзен кулда тотты, абыйсын күрергә дип әзерләнеп килгән иде", дип сөйләде Гөлнур ханым. "Азат та Зөлфия килер дип көткән иде, без сөйләшкәндә дә күзләре белән Зөлфияне эзләде. Гафу ит, Зөлфияне үткәрмәделәр, дип аңлаттым. Күңеле төште. Ә болай кәефе бик әйбәт иде - туй турында сөйләштек, ул бик канәгать, йөзеннән елмаю китми, - дип уртаклашты Мифтаховның әнисе. - Гадәттәгечә, китаплар укый, математикадан биремнәр чишә. Яңа фәнни хезмәт өстендә эшләвен сөйләде".

Мәскәүдә бу көннәрдә һава эсселеге 33-34 градус тирәсендә тора. Изоляторда тагын да эссерәк, дип сөйләде Гөлнур ханым.

"Очрашу кабинасында да бик эссе иде, тынчу, безгә кабинкалардан чыгуны тыйдылар, бернәрсәгә кагылмаска куштылар. Шулай да бер ир түзмәде, чыкты. Конвой "очрашу кабинкасыннан берәр кеше чыкса, башка бар күрешүләрне дә өзәчәкбез, кире камераларга алып китәчәкбез", дип кисәтте. Камерада да бик тынчу, ди Азат. Кондиционер юк. Әйтүенчә, тәрәзәләрне дә ачып караганнар - файдасыз", дип бүлеште ул.

23 июньдә Мәскәүнең "Бутырка" төрмәсендә Азат Мифтахов үзе белән бер эштә гаепләнүче Елена Горбань белән язылышты. Никах теркәү өчен СИЗОга кәләш белән ЗАГС хезмәткәрен генә керттеләр. Әнисе Гөлнур Хөсәенова һәм сеңлесе Зөлфия Азат белән никахлашуның икенче көнендә очрашырга тиеш иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG