Литва тышкы эшләр министры Габриэлюс Ландсбергис Светлана Тихоновская офисын Беларус демократиясенең рәсми вәикллеге буларак тануын белдерде.
Шулай итеп, Александр Лукашенка режимын делегитимлаштыруның яңа этабы башланды диелә Светлана Тихановская матбугат хезмәте хәбәрендә. Литва Европа берлегенең әлеге адымга баручы беренче иле булды. Беларусның мондый вәкиллекләрен ачу турында башка илләр белән дә сөйләшүләр алып барыла.
"Әлеге айларда бөтен беларус халкы һәм миңа күрсәтелгән зур ярдәм өчен Литвага рәхмәтемне белдерәм. Беларус - ул Лукашенка түгел һәм бу рәсми рәвештә танылды", диде Тихановская.
Беларус президенты сайлауларында намзәт булган Светлана Тихановская 9 августта президент сайлауларыннан соң, эзәрлекләүләрдән куркып, Литвага китте. Оппозиция вәкиле буларак ул Европа лидерлары белән очрашты, алардан протестларга чыгучыларга ярдәм күрсәтүне үтенде.
9 августта Беларуста президент сайлау узды. Анда Александр Лукашенканың 80,1 процент тавыш җыеп җиңеп чыгуы игълан ителде. Оппозиция намзәте Светлана Тихановская 10,1 процент җыйды диелде. Оппозиция исә сайлауда Тихановская җиңгәнен игълан итте. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.
Сайлау узгач бөтен ил буйлап протест чаралары башланды, Тихановская эзләүгә игълан ителде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!