Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ярты ел эчендә 165 ширкәт бөлгенлеккә чыккан


Татарстан харитасы
Татарстан харитасы

Татарстан бөлгенлеккә төшүче ширкәтләр арту ягыннан Русиядә беренче урыннарда бара.

Татарстанда 2021 елның беренче яртысында 165 ширкәт бөлгенлеккә чыккан, мондый ширкәтләр саны 17 процентка арткан. Әлеге саннарны Бөлгенлеккә чыгу турында мәгълүматларның бердәм федераль реестрына нигезләнеп Коммерсант китерә. Бөлгенлеккә төшүен игълан иткән юридик затларның саны соңгы дүрт елда беренче тапкыр кабаттан арта башлады диелә.

Русия күләмендә бу ярты елда 4900 ширкәт банкрот булган, узган яртыеллыкка караганда 9 процентка арткан. Иң зур саннар – Мәскәүдә (969 ширкәт, 13,7 процент), Петербурда (401 ширкәт, 36,9 процент үсеш), Мәскәү өлкәсендә (358 ширкәт, 15,9 процент), Свердловски өлкәсендә (171 ширкәт, 12,5 процент), Краснодар краенда (167 ширкәт, 35,8 процент).

Юристлар фикеренчә, бөлгенлек турында игълан итүләр артуы, беренче чиратта, пандемия башыннан кертелгән банкротлыкка мораторий чикләүләре алыну белән бәйле. Шулай ук локдаун һәм илдәге икътисади кризис нәтиҗәләре дә зур йогынты ясаган. Экспертлар бөлгенлеккә төшү күренеше алга таба тагын да көчәячәк дип фаразлый. Бурычын кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә бирүләр саны бу көздә үк артып китәргә мөмкин, тагын бер ел - ел ярым мондый күренеш дәвам итәр дип саный белгечләр.

2020 елның октябрендә Татарстанның туристик агентлыклар берләшмәсе рәисе Рамил Мифтахов республикада туристлык агентлыкларның 50 проценты ябылды дип белдергән иде. Киләсе елның язында бу сан 70-80 процентка җитәргә мөмкин диде ул.

Шул ук вакытта Русиядә физик затларның бөлгенлеккә төшү очраклары да арта. 2020 елның беренче өч аенда бөлгенлеккә төшү турында мәхкәмә аркылы белдергән русияләр саны 22,4 меңгә җиткән иде. Бу узган елның шул ук айлары белән чагыштырганда 68 процентка күбрәк булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG