9 июльдә Русия мәгълүмат агентлыклары ФСБ матбугат хезмәтенә сылтанып куәт оешмалары Уфада террорлык гамәлен булдырмый калган дип язды.
"1995 елгы кеше тоткаранды, ул Русия тыелган "Хәйят Тәхрир әш-Шам" халыкара террорчыл оешма сугышчылары кушуы белән хокук саклау оешмаларының берсенә теракт әзерләгән", диелә ФСБ хәбәрендә.
Тоткарланучы арендага алып торган йортта кулдан ясалган шартлаткыч, тагын бер шартлаткыч өчен кирәк-яраклар, ә аның кесә телефонында "террорчыл төркемнәрдә катнашучылар белән язышулар" табылган дип белдерелә. Әлеге язышулар тоткарланучының "җинаятьчел ниятләрен" ачып салган дип саный ФСБ вәкилләре.
7 июльдә ФСБ Пенза, Уфа һәм Чиләбедә Русиядә тыеллган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән 15 кеше тоткарлавы турында хәбәр иткән иде.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, июнь азагы-июль башында әлеге шәһәрләрдә "Хизб-ут тәхрирнең" дүрт яшерен бүлгесе бетерелгән. ФСБ хезмәткәрләре тентүләр уздырган һәм тоткарланучылардан техника һәм басма материаллар алган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!