Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры хәзерге бинасыннан китәчәк


Камал театры бинасы
Камал театры бинасы

Театрның яңа бинасы Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында булачак диелә.

Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт татар академия театры Казанның Татарстан урамында урнашкан бинасыннан китәргә җыена. Театр өчен Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында яңа бина төземәкчеләр. Соңгы көннәрдә бу хакта йөргән әлеге хәбәрне Азатлыкка Камал театры мөдире Илфир Якупов раслады.

"Бу – хакимият нияте белән безнең ният туры килү. Искене төзәткәнче яңаны төзү – безнең хыял иде. Биредә театр коллективының бөтен теләкләре һәм таләпләре исәпкә алыначак. Ул безнең өчен искесеннән ике-өч тапкыр әйбәтрәк булачак. Тамашачыларга да уңайлырак булачак, аларны югалтырбыз дип уйламыйбыз. 35 ел элек тә театр күчкән бит, тамашачы югалмаган. Һәм моны үзәктән китү дип әйтеп булмый", диде Якупов.

Яңа бина төзелеп беткәнче театр спектакльләрен хәзерге бинада куячак.

Камал театры бинасын төзекләндерү турында берничә ел сөйлиләр. Моңарчы аңа өстәмә бина салыначак дигән хәбәр булган иде. Театрның бүгенге бинасы язмышы әлегә билгеле түгел. "Вечерняя Казань" газеты исеме аталмаган бер чыганакка таянып, камаллар киткәч бу бинада яңа музыка-драма театры урнашачак дип хәбәр итте. Анда Мәскәүдәге Русия театр сәнгате институтында (ГИТИС) һәм илнең башка абруйлы сәнгать югару уку йортларында Татарстан хисабына укыган артистлар эшләргә мөмкин диелде.

Камал театрының хәзерге бинасы 1972 елда салына башлый. Финанс кыенлыклар аркасында төзелеш эшләре бары 1986 елда гына тәмамлана. Хәзерге бина брутализм архитектура стилендә эшләнгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG