Арча районы Шура авылында 8 август көнне янгын нәтиҗәсендә бөтен йорты, каралты-куралары янып беткән имам Илдар Шәймәрданов гаиләсенә бу көннәрдә төрле яклардан акчалата ярдәм килә. Бу хакта 62 яшьлек Илдар әфәнде Азатлыкка үзе сөйләде.
"Акчаларны төрле кешеләр җибәрә, мин аларның барысын да белмим дә, бөтен язганнарны укып та өлгермибез. Акчалата ярдәм иптәшемә дә, миңа да килә, әле күпме килгәнен хисаплап чыгармадык", ди ул.
Акча җыелгач гаилә шунда ук яңа йорт салып чыгарга ниятли.
"Бу минем туган авылым, калдырып китәсем килми. Авылга без 2019 елның май аенда күчеп кайттык. Моңа кадәр 30 елдан артык Чаллыда яшәдек, соңыннан биш ел – Казанда тордык. Безнең тәрбиягә алган 15 яшьлек ике балабыз бар, аларны җир эшенә өйрәтер өчен без минем туган авылымда йорт сатып алдык, чөнки шәһәрдә эшкә өйрәтеп булмый.
Сатып алынган йортыбыз минем туган нигездән күршедә генә иде, анда бер укытучы яшәде. Ул вафат булгач, без ул йортны сатып алдык. Башта анда җәйләрне генә кайтып йөрдек. Соңыннан, авылда имам булмагач, авыл халкы миннән шушы авылда имам булып калырга сорады. Без ризалаштык.
Авыл зур түгел, ташландык йортлар бик күп. Җомгага 8-9 кеше җыела.
Әле без мин туган күрше йорта яшибез. Андагы туганнарым җәен авылда яши, кышка шәһәргә кайтып китә. Яңа йорт салынганчы, шунда торып торырбыз дип уйлыйбыз", диде Азатлыкка Шәймәрданов.
Имамга акча җыю эшен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлап җибәргән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!