12 август Иске Таш мәчет каршында гыйбадәтханәне төзекләндерүгә багышланган очрашу узды. Анда Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та катнашты.
Иске Таш мәчет 19нчы гасыр башында салынган, совет чорында бинаның бүлмәләре склад, сәнгать мәктәбе итеп тә кулланылган, ул күп үзгәрешләргә дучар булган. Очрашу барышында төзекләндерү эшләреннән соң мәчет төзелгән еллардагы кыяфәтендә торгызылачак дип вәгъдә ителде.
Мәчет имамы Надир Шәйморатов Азатлыкка әйтүенчә, башта мәчетнең гөмбәзләре чыгарылачак, бүгенге көндә алар чормада саклана. Шулай ук, совет чорында бүлмәләргә бүлү өчен ясалган диварлар алыначак, мәчет ике заллы һәм гөмбәзле булачак. Быел бинаның беренче каты төзекләндереләчәк, киләсе елның язында эшчеләр икенче катка тотыначак. Төзекләндерү эшләрен 2023 елга тәмамларга ниятлиләр, диде Надир хәзрәт. Гыйбадәтханә ремонт вакытында эшен туктатмаячак, беренче катта ремонт эшләре барганда намазлар, укулар, дәресләр икенче катта узачак.
Илдар Гыйлметдинов әйткәнчә, мәчетне төзекләндерү проекты әзер булгач, бу эшләрне башкару өчен 140 миллион сум кирәк булачагы ачыкланган. 140 миллионның 30 миллионы инде бирелгән, калганы эш дәвамында биреләчәк, диде ул.
Төзекләндерү эшләре "Тарихи хәтер" ("Историческая память") проекты кысаларында уза. Иске Таш мәчеткә дигән 140 миллион сум акча федераль үзәк тарафыннан бирелә. Татарстан әлегә бу эшкә акча бирмәгән, әмма республика, шәһәр җитәкчелегенә дә тиздән мөрәҗәгатьләр булачак, диде Надир Шәйморатов:
— Безнең республика җитәкчелеге әлегә бу эштә катнашмады. Ландшафт, коймалар һәм башка мәсьәләләр буенча шәһәр, республика җитәкчелегенә чыгарбыз дип уйлыйм. Чөнки бер мәчет белән генә үсеш булырга тиеш түгел, комплекслы үсеш булырга тиеш, безнеңчә. Мәчет алды мәйданы да матур булырга тиеш, биредә фонтан, утырып ял итәрлек эскәмьяләр булсын иде.
Аннан соң мәчетебездән ерак түгел атаклы татар шәхесләре дә яшәгән, алар арасында Әмирханов, Иманкуловлар. Шуңа күрә Яңа бистәне дә туристлар өчен кызыклы итеп ясарга кирәк. Безнең җитәкчелек моңа каршы килмәстер дип өметләнәм.
Иске Таш мәчетне төзекләндерү эшләре башлансын дип гыйбадәтханәнең хәзрәтләре инде күп еллар йөри. Бу эшне сигез ел элек вафат булган Равил Вәлиуллин имам-хатыйб вазифаларын башкарганда ук башлаган иде.
"Менә хәзерге вакытка насыйп булгандыр. Равил абый заманында ук хатлар языла башлаган иде. Аның үлгәненә инде сигез ел. Төрле инстанцияләргә йөзгә якын хатлар язып тапшырганмындыр. Ниһаять, килеп җитте бу вакыт, без моңа да бик шат һәм рәхмәтлебез" диде Азатлыкка Надир Шәйморатов.
Белешмә. Иске Таш мәчет (Тугызынчы мәчет) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе. Яңа бистәдә урнашкан. Риваятьләргә күрә, мәчет 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә. Мәчет 1930нчы елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад булып кулланылган. 1994 елдан янә мәчет буларак кулланыла башлый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!