Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә дүрт кырымтатар барлыгы 61 ел колониягә хөкем ителде


Хөкем ителгән кырымтатарларны якларга килүчеләр, Дондагы Ростов, 16 август
Хөкем ителгән кырымтатарларны якларга килүчеләр, Дондагы Ростов, 16 август

Мәхкәмә бинасы алдында аларны яклау чарасы узды.

16 август Дондагы Ростовта хәрби мәхкәмә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир"нең Алушта эше нигезендә дүрт кырымтатарга хөкем карары чыгарды. Руслан Месутов һәм Ленур Хәлиловка 18ешәр ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде, Эльдар Кантимиров - 12 ел, Руслан Нагаевка 13 ел колония җәзасы алды.

Аннексияләнгән Кырымда яшәүче бу кырымтатарлар террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуда, хакимиятне канунсыз яулап алуны әзерләүдә гаепләнде. Кайберләренә шулай ук террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыруда да гаепләү белдерелде. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Моннан тыш, Руслан Месутов, Ленур Халиловның колониядән чыкканнан соң 1,5 елга, Эльдар Кантемиров, Руслан Нагаевның бер елга ирекләре чикләнә.

Хөкем ителүчеләр үзләренең гаепсез булуын белдерә.

Кырымнан килгән кырымтатарлар мәхкәмә алдына "Дәүләт террорына юк", "Динне өйрәнү - террорчылык түгел", "Репрессияләр туктатылсын" кебек шигарләр белән чыгып флешмоб үткәргән.

Руслан Нагаев Алуштада эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә иде, Ленур Халилов "Алушта" мөселман җәмгыятенә нигез салучы, ә Руслан Месутов анда сакчы булды. Эльдар Кантимиров Киев Ислам университетын тәмамлаган, гарәп теле белгече.

Алар 2019 елның 10 июнендә тентүләрдән соң кулга алынды.

2020 елның 23 сентябрендә "Мемориал" хокук яклау үзәге (Русиядә "ят агент" дип танылган) Алуштаның "Хизб ут-Тахрир" төркеме фигурантлары Эльдар Кантемиров, Руслан Месутов, Руслан Нагаев һәм Ленур Халиловны сәяси тоткыннар дип таныды һәм аларны кичекмәстән азат итүне таләп итте.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG