Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары үз балаларына татар теле укытуда Миңнехановтан ярдәм сорый


Мәскәү татарлары очрашуы (архив фотосы)
Мәскәү татарлары очрашуы (архив фотосы)

Мәскәүдәге татар милли-мәдәни мохтарияте концертлар ясаудан башканы белми, телне укыту проблемнары белән кызыксынмый дип, бер төркем ата-аналар Татарстан җитәкчелегенә хат язган.

"Мәскәү мәктәпләрендә туган тел" инициатив төркеме Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Мәскәүдә балаларга татар телен өйрәтүдә булган кыенлыкларны җиңүдә ярдәм сораган. Алар Татарстан президентыннан Мәскәүдәге татар балаларын мәктәптә туган телләрен өйрәнүгә җәлеп итүдә һәм аларның хокукларын яклауда ярдәм күрсәтүен сорый.

"Мәгариф турында" канун кабул иткәнгә өч ел узды, туган телләр мәктәпләрдәге укыту планына керергә тиеш иде, ләкин чынлыкта бу канун эшләми. Мәскәүдә ата-аналарга әзер бланклар бирәләр, анда "туган тел" буларак урыс теле күрсәтелгән була", дип яза хат авторлары.

Мәскәүдә яшәүче асаба халык вәкилләре, ата-аналар башкала мэры Сергей Собянинга бу мәсьәләне чишү юлларын тәкъдим итеп караса да, шәһәрнең мәгариф һәм фән департаменты мәктәпләр уку-укыту эчтәлеген һәм укыту програмнарын сайлаганда мөстәкыйль эш итә, дигән җавап кайтарган.

Татар активистлары белдергәнчә, ата-аналар үз балаларына мәктәптә туган телләрен укытырга хокуклы булуларын белми. Бу турыда аларга мәктәптә дә, медиаларда да сөйләмиләр. "Ә инде бу канунны да, аны куллану юлларын да белгән ата-аналарга мәктәп эчендә дә, читтән дә теләктәшлек күрсәтүче юк, шуңа татар телен сайлап гариза язарга аларның кыюлыклары җитми" диелә хатта.

Хәзерге көндә Мәскәүдә татар теле бары 1186нчы мәктәптә генә укытыла, ул элек "этномәдәни (татар) компонентлы" статусына ия иде, дип искәрткән активистлар.

Мәскәүдә асаба халыкларның телләре ничек укытыла, күпме бала үз телен өйрәнә – мондый мәгълүмат Мәгариф һәм фән департаменты тарафыннан бирелми, шулай ук милли-мәдәни автономияләрдә дә бу саннар юк, ди алар.

Хат авторларының берсе Шәүкәт Җәмниханов Азатлыкка сөйләгәнчә, ата-аналарның туган телләрен балаларга укыту мөмкинлеге юк. Бер яктан, канун моны рөхсәт итә, тик икенче яктан, ул канун эшләми.

Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятен фолклор гына кызыксындыра

— Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятен фолклор гына кызыксындыра, ә менә бу кирәкле эштә алар юк. Алар мониторинг ясарга тиеш, ә чынлыкта бары концертлар гына ясап яталар. Бәлки Илдар Гыйлметдинов, Васыйл Шәйхразиев, Рөстәм Миңнеханов аша Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелегенә тәэсир итеп булыр? Алар түгәрәкләр уздыра, ә ул түгәрәкләргә 15 кеше йөри. Мәскәү өчен нәрсә инде ул? Ноль! Канун бар, ул һәр балага мәктәптән чыкмыйча да туган телен өйрәнергә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Җәмниханов.

Активист сүзләренчә, алар үз көчләре белән ата-аналар өчен бланклар, нинди адымнар аша мәктәптә баланы татар телен укытуга ирешеп булуы турында кечкенә белешмәләр әзерләгән. Мохтарият ата-аналарга аңлату эшләре алып баруда булышырга тиеш, ди ул. "Алар бит хәтта ата-аналарны гариза язарга үгетләүне дә эшләмиләр, куркалар" дип белдерә активист.

Татарстан җитәкчелегенә хат язуыбыз әлеге проблемга тагын бер кат игътибар юнәлтергә теләүдән, ди ул.

Мәскәү шәһәре мәгариф департаментында туган телләрне укыту бүлеге булырга тиеш, туган телен өйрәнүче балалар саны исәпләнеп барырга тиеш, дип саный Җәүдәт Җәмниханов.

Татарстан Мәскәү мәктәпләрендә татар телен укытуга балаларны җәлеп итүдә, бу юлда киртәләрне җиңеп чыгуда ярдәм итсен иде, дип белдерә ул.

Шундый ук хатларны активистлар Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев белән Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдиновка да юллаган.

2010 елгы җанисәп саннарына караганда, Мәскәү шәһәрендә 149 мең татар яши.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG