Accessibility links

Кайнар хәбәр

МДУ аспиранты Азат Мифтаховны колониядә авыр эшкә җибәргәннәр


Азат Мифтахов мәхкәмәдә
Азат Мифтахов мәхкәмәдә

Ул адвокатына үзен пилорамнан чыккан пычкы чүпләрен җыярга агач эшкәртү цехына җибәрүләрен сөйләгән.

"Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен вату эше буенча алты елга хөкем ителгән Мәскәү дәүләт университетының (МДУ) мехмат бүлеге аспиранты Азат Мифтаховны колониядә авыр физик эшләр эшләргә җибәргәннәр. Бу хакта Мифтаховның хатыны Елена Горбань сүзләренә нигезләнеп "Новая газета" хәбәр итә.

Азат Мифтаховны Киров өлкәсенең Омутински шәһәрендәге 17нче төзәтү колониясенә китергәннәр иде. Ул адвокатына үзен пилорамнан чыккан пычкы чүпләрен җыярга агач эшкәртү цехына җибәрүләрен сөйләгән.

Мифтаховның туганнары моны авыр эш ди һәм башка колонияләрдә әлеге эшнең автоматлаштырылган булуын искәртә. "Әгәр аны кырыс һәм начар яманаты чыккан колониягә җибәрәләр һәм ике елдан артык СИЗОда тик утырып бирегә килеп урнашу белән шушындый авыр эш бирәләр икән, бу – Азатның җәза мөддәтенең калган өлешен булдыра алган кадәр авыр итү теләге дә булырга мөмкин", дигән Елена Горбань.

Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова Азатлыкка әйтүенчә, Азат белән элемтә юк.
"Адвокат ул хатыны Ленага шалтыратачак дип әйткән көнне Азат шалтыратмаган. Лена көне буе көткән. Өч-дүрт көн узды, әле һаман беребезгә дә шалтыратмады. Азат безгә шалтырата алсын өчен безнең өчебезгә дә – миңа, хатыны Ленага, сеңлесе Зөлфиягә махсус карталар теркәлгән. Шалтырату көтәбез, әлегә берни белмибез", диде Гөлнур ханым.

Элеккеге сәяси тоткын Иван Асташин үзенең телеграм каналында "Брежнев чорыннан ук калган иске пилорамда эшләү газапка тиң", дип язып чыкты. "17нче колониядә нәрсә майтарыладыр – белмим. Хөкем ителгәннәрнең үз хокукларын яклауга көчләре калмасын өчен пычкы чүпләрен суыртып алу җайланмасы ватылганмы, әллә ул бөтенләй дә юкмы. Ләкин шуны тәгаен әйтә алам – Азатка хәзер анда бик авыр", ди Асташин.

Азат Мифтахов Киров өлкәсендәге колониягә август башында китерелгән иде.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG