Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль кануннар үзгәрү сәбәпле, Татарстан бюджеты 31 млрд сум керемен югалтачак


Радик Гайзатуллин
Радик Гайзатуллин

Киләсе елда бюджет кытлыгы 10,8 млрд сумга җитәчәк.

2022-2024 елларда Татарстан бюджетының керемнәре кимиячәк, ә чыгымнары артачак. Бу хакта 6 сентябрьдә Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хөкүмәт утырышында белдерде.

"Ел саен үзгәрә торган федераль кануннарга игътибарны юнәлтәсем килә. Бер яктан алар безнең керемне киметә, икенче яктан бюджетның чыгым өлешен арттыра. Нәтиҗәдә, республика бюджетын үтәү авырлаша. Мондый гади булмаган шартларда безнең тарафтан киләсе өч елга бюджет корылды", диде ул.

Финанс министры тәкъдим иткән слайдтан күренгәнчә, Татарстан 2022 елда 31,77 млрд сум, 2023 елда – 35,10 млрд һәм 2024 елда 36,90 млрд сум керемен югалтачак. Аерым алганда, иң күп югалтулар файдалы казылмалар табу һәм экспорт пошлинасы салымына бәйле. 2021 елның 1 гыйнварыннан әлеге салымга булган ташламалар бетерелде. Шулай ук алкоһоль акцизлары һәм нефть продуктларына акцизлар киметелүе дә Татарстан казнасын саегайтачак.

Шул ук вакытта Татарстан бюджетына өстәмә чыгымнар йөкләнә. Аерым алганда, 2022 елда 3-7 яшьлек балалар өчен айлык түләүләр республика казнасына 4,14 млрд сумга төшәчәк. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы чараларны да Татарстан үз хисабына оештырачак. Киләсе елда аның өчен 2,45 млрд сум акча тотылачак.

2022 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетының кереме 294,1 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Чыгымнар 304,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгы 10,8 млрд сумга җитәчәк.

Шул ук вакытта узган ел бюджет кытлыгы 23 млрд сумга җиткән иде. Чыгымнарны капларга Мәскәүдән 82 млрд сум ярдәм килгән диелде. Шул рәвешле, Татарстанның берләштерелгән бюджетының кереме 341 млрд сум тәшкил иткән.

Ел башында Татарстан һәм Ханты-Манси автоном бүлгесендә нефть чыгаручы ширкәтләр ("Татнефь" һәм "Лукойл") салымнарны киметүне үтенеп, Путинга мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге ширкәтләр үзле нефть суыртучыларга һәм нефте суыртылып беткән ятмалардан кара алтын чыгаручыларга салым ташламаларын бетерүне дөрес түгел дип саный.

Былтыр Декабрьдә Татарстан президенты нефть чыгаруга салымнар арттырылу дөрес түгел дип сөйләгән иде. "Бар яңа нефть табу урыннары һәм 50, 40, 30 ел дәвамында чыгарыла торган урыннар бар. Алардан салымны бер үк төрле җыю булырга тиеш түгел. Без федераль үзәк белән сөйләшәбез. Алар кабул иткән карарларны хупламыйбыз. Тарих аларның хаталануын күрсәтер" дигән иде Миңнеханов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG