Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда XVII мөселман киносы фестивале тәмамланды


Мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы
Мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы

10 сентябрь Казанда XVII халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы үтте. Фестивальнең иң яхшы фильмы дип Казакъстаннан "18 килогерц" фильмы табылды.

Ябылу тантанасы Казанның "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә үтте. Татарстан, Русия һәм чит ил артистларын зур автобусларда китерделәр. Алар кызыл келәмнән узды. Чараны Казанның Галиәсгар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм актриса Ольга Кабо алып барды.

  • Фестивальнең иң яхшы фильмы дип Казакъстаннан "18 килогерц" фильмы табылды. Ул 90нчы еллар ахырында Казакъстанда наркомания таралган вакытта Алматы шәһәрендә яшүсмерләр белән булган вакыйгалар турында сөйли.
  • Казан мэрының махсус бүләгенә Булат Минкинның "Берүзе" кинофильмы лаек дип табылды.

"Бу фильм кеше рухының көче, төрмәдә ялгыз камерада 18 ел утырган сәяси тоткынның документаль тарихы турында. Без кайчан да булса сәяси систем кешеләрнең тормышларын җимерми торган илдә яшәрбез дип уйлыйм. Бу бәлки утопиядыр. Әмма минем яхшыга ышанасым килә", диде сәхнәдән Минкин. Әлеге фильм 18 ел Кытай төрмәсендә утырган, соңрак азат ителгәч Австралиягә күчкән Наил Габитов турында.

  • Татарстан президенты бүләгенә режиссер Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез" фильмы лаек дип табылды. Әлеге фильм шулай ук тамашачы күңелен яулаганы әйтелде. Сәхнәгә бүләкне алырга чыккан режиссер Илдар Ягъфәров үз бүләген татар халкына багышлавын әйтте. "Мин татарларның киносы булуын телим", диде ул.
  • "Милли кино" номинациясендә җиңүче дип Айнур Зиннәтовның "Күзләр салкыны" фильмы табылды.
  • Иң яхшы документаль фильм номинациясендә Алмаз Нургалиевның татар телендә төшерелгән "Җиде утрау арасында" фильмы җиңеп чыкты.
  • Кыска метражлы милли фильмлар арасында Галиябану Бәхтиярованың "Айрат, димәк, искиткеч" фильмы җиңүче дип табылды.
  • Иң яхшы ир-ат роле бүләге Төркиянең "Абыйның сакчысы" фильмындагы роле өчен 11 яшендәге Самет Елдызга бирелде. Бу киноның режиссеры Фәрит Карахан иң яхшы режиссер бүләген дә алды.

Быелгы фестивальдә дөньяның 24 иленнән 50 фильм катнашты. Кинофестивальнең рәсми ачылышы Казан Ратушасында 5 сентябрь үткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG