Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Бердәм Русия"гә иң күп тавышны татарлар күп яшәүче районнар биргән


Хакимият фиркасе өчен иң аз тавыш Баулы белән Бөгелмә шәһәрендә бирелгән. Анда КПРФ алга чыккан.

"Бердәм Русия" фиркасе өчен иң күп тавыш биргән районнар билгеле булды. Бу хакта Русия Үзәк сайлау комиссиясенең "ГАС "Выборы" автоматлаштырылган системында саннар китерелә.

Хакимият фиркәсе өчен иң күп тавышны татарлар күпләр яшәүче районнар җыйган. Аерым алганда, Апас районында 92 процент, Әтнәдә 90, Кайбыч – 90, Балтач районында 90 процент тавыш "Бердәм Русия"гә киткән.

Мөслим, Сарман, Ютазы, Теләче, Аксубай, Алексеевски, Әлки, Зәй, Арча, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Саба районнарының да әлеге фирка файдасына күрсәткечләре 90 процентка якынлаша.

"Бердәм Русия"гә иң аз тавышны Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары биргән. Баулы шәһәрендә 67 процент, Бөгелмә - 65 процент җыйган. Анда икенче урынга КПРФ чыккан.

Татарстанның аерым тавыш бирү урыннарында "Бердәм Русия" оттырган очраклар да бар. Казанның 44 участогында КПРФ 27 процент тавыш җыеп, беренче урында бара. 410 участокта да шулай ук коммунистлар алга чыккан. Түбән Каманың 2195нче тавыш бирү урыннарында "Бердәм Русия" 23 процент кына тавыш җыя алган (КПРФ – 36 процент), Питрәч районының 2695нче участогында хакимият фиркасе өчен 22 процент сайлаучы тавыш биргән. Бөгелмә шәһәренең берьюлы өч участогында "Бердәм Русия" оттырган. Анда күбрәк КПРФ өчен тавыш биргәннәр.

Ә менә хәрәмләшүдә гаепләнелгән Осиново бистәсендәге 2822 участокта барыбер "Бердәм Русия" җиңү яулаган. Алар өчен 76,70 процент сайлаучы тавыш биргән. КПРФ нибары 10,70 процент кына җыя алган.

Татарстанда "Бердәм Русия" фиркасе барлыгы 79,02 процент тавыш җыйды. Хакимият фиркасеннән тыш, КПРФ 9,64 процент, ЛДПР – 2,82, "Гадел Русия" – 2,69, "Русия коммунистлары" 1,33 процент тавыш җыйган. Калган сәяси фиркаләр бер процент та тавыш җыя алмаган. Бер мандатлы бүлгеләрдә дә хакимият фиркасе намзәтләре җиңү яулаганы хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG