Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” яшьләр берлеге Хәтер көнен канунлаштыру турында президентка хат юллаган


Хәтер көне. 2018 ел.
Хәтер көне. 2018 ел.

Хәтер көнендә республикада тарихи кичәләр, зур җыеннар, мәктәп һәм университетларда дәресләр, әдәби, музыкаль чаралар оештырырга тәкъдим ителгән.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Хәтер көнен рәсмиләштерү турында мөрәҗәгать җибәргән. (Хат Азатлык редакциясендә бар).

"Тарихны халыкның исенә төшерү һәм һәрдаим яңартып тору" өчен "Азатлык" берлеге Хәтер көнен рәсмиләштерергә һәм октябрьне "Хәтер көне" буларак "Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" турындагы Татарстан канунына кертергә тәкъдим иткән.

"Тарихи хәтерен җуйган халыкларга глобальләшү хәрәкәтләренә каршы тору авыр була һәм юкка чыгу куркынычы яный", диелгән мөрәҗәгатьттә.

"Татар җәмәгатьчелеге инде 30 елдан артык һәр елның октябрендә Хәтер көне чаралары оештырып килә. Әмма бу гына аз. Безнең фикеребезчә, Хәтер көне республика күләмендә төрле форматларда оештырылырга тиеш: тарихи кичәләр, зур җыеннар, мәктәп һәм университетларда дәресләр, әдәби, музыкаль чаралар һәм башкалар. Татарстаныбызның һәр шәһәре һәм районында матәм чаралары, җыеннар уздыру мөһим", диелә президентка юлланган хатта.

Хәтер көнен рәсмиләштерү белән беррәттән, "Азатлык" берлеге 1552нче елда Казанны яклаучыларга, Сөембикә ханбикәгә һәм Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәдкә Казан үзәгендә лаеклы һәйкәлләр урнаштырырга, шулай ук Казанның зур һәм үзәк урамнарының берсенә Сөембикә исемен бирергә тәкъдим иткән.

Алданрак бер төркем татар зыялылары да 15 октябрь – Хәтер көнен рәсмиләштерергә тәкъдим иткән иде. Бу хакта мөрәҗәгатьне алар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка юллады.

Хәтер көнен канунлаштыру темасы Татарстан Дәүләт шурасында да күтәрелде. Бу хакта 23 сентябрьдә Дәүләт шурасы депутаты, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла парламент утырышында чыгыш ясады.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG